Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Россиядә электрон паспортны биргәндә кәгазь паспортларны гамәлдән чыгарырга җыеналар

Хөкүмәт цифрлы документны алу тәртибен, шулай ук проектны сынау төбәкләрен билгели. 8

Россиядә яшәүчеләр паспортның берьюлы ике версиясенә ия булмаячак, чөнки электрон паспортны тапшырганда кәгазе гамәлдән чыгарылачак.

«Гражданның бер үк вакытта ике паспорты да гамәлдә була алмый. Элегрәк Россия гражданина бирелгән кәгазь паспорт гамәлдән чыгарылачак», — дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән ТАСС.

Министрлыкта паспортның яңа версиясе ирекле нигездә биреләчәген искә төшерделәр. Аны Россиядә яшәүче 14 яше тулган һәм өлкәнрәк гражданнар алачак. Хөкүмәт цифрлы документны алу тәртибен, шулай ук проектны сынау төбәкләрен билгели.

Чыганак:https://tatar-inform.tatar

Фото: https://yr-expert.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев