Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Россиядә ипотеканың кыйммәтләнәчәге хакында искәрттеләр

Экспертлар бәяләмәсе буенча, ипотека ставкалары якынча 1 процентка артырга мөмкин.

Россия Банкының төп ставканы 7,5 проценттан 7,75 процентка кадәр арттыру турындагы карары ипотека кредитларының кыйммәтләнүенә китерәчәк. РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Никита Стасишин шул турыда кисәтте. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Шул ук вакытта ул министрлыкның вакыйгаларның бу рәвешле үсешенә «берничек тә йогынты ясый алмавы» хакында әйтте.

Нәтиҗәдә, ипотека ставкалары якынча 1 процентка артачак, ә яңа төзелгән йортларга сорау 10 процентка кимиячәк, дип шәрехләде Үзәк банкның карарын А101 девелопер компаниясенең коммерция директоры Дмитрий Трубников.

«Базарда торакның үтемлелеге берьюлы барлык төп факторлар хисабына кимүгә бәйле вазгыять туачак», - диде ул.

Фото: архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X