Теләче Информ

Россиядә карабодай һәм шикәр комына бәяләр арткан

Узган айда озак вакыт сакланыла торган азык-төлеккә ихтыяҗ зур булды.

Мартта шикәр комының бәясе 13,5 процентка, ә карабодай 6,2 процентка, ә макарон 2,4 процентка арткан. Бу турыда Росстат мәгълүматларына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Узган айда озак вакыт сакланыла торган азык-төлеккә ихтыяҗ зур иде. Аларны коронавирус таралу һәм үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелү сәбәпле алдылар.

«Мартта азык-төлек товарлары арасында шикәр комының бәясе күпкә арткан. Россиянең барлык субъектларында да бәя арту күзәтелгән», — диелгән ведомствода.

Реклама

«Карабодай 6,2 процентка арткан. Россиянең 32 субъектында карабодай ярмасының бәясе 7 процент һәм аннан да күбрәккә күтәрелгән», диелгән Росстат хәбәрендә.

Фото: pixabay.com

Чыганак: tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: