Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Россиядә коронавирус инфекциясе йоктыруның 1154 яңа очрагы ачыкланган

Мәскәүдә – ике, Мәскәү өлкәсендә – биш, Краснодар, Приморье крайлары, Бурятия Республикасы һәм Иркутск өлкәсендә берәр кешенең гомере өзелгән.

Россиянең 43 төбәгендә соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 1154 яңа очрагы ачыкланган, 11 пациент вафат булган, 88е терелгән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы оператив штабка сылтама белән хәбәр итә.

Мәскәүдә – ике, Мәскәү өлкәсендә – биш, Краснодар, Приморье крайлары, Бурятия Республикасы һәм Иркутск өлкәсендә берәр кешенең гомере өзелгән.

Россиянең 81 субъектында коронавирус инфекциясе йоктыручыларның гомуми саны 7497 кешегә җиткән, 494 кеше терелгән, 58е үлгән. 795тән артык тест үткәрелгән.

Март башында Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы Кытайның Ухань шәһәреннән дөньяның төрле почмакларына таралган SARS-CoV-2 вирусын пандемия дип игълан итте. Әлеге оешма мәгълүматларыннан күренгәнчә, коронавирус инфекциясен 1,21 миллионнан артык кеше йоктырган, шуларның 67,6 меңгә якыны үлгән.

Фото: архив/Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X