Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Рөстәм Миңнеханов: «“ТАТМЕДИА“ медиакомпаниясен оештыру – дөрес карар булды»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятен 15 еллыгы белән котлады.

Рөстәм Миңнеханов: «“ТАТМЕДИА“ медиакомпаниясен оештыру – дөрес карар булды»
«“ТАТМЕДИА“ акционерлык җәмгыяте коллективын медиакомпаниянең 15 еллыгы белән ихластан котлыйм.

Татарстанда йөздән артык район һәм шәһәр басмасын, ике дистәдән артык телеканал, шулай ук радио һәм интернет мәйданчыкларын берләштергән «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте зур мәгълүмати ресурс булып тора.

Аның карамагындагы басма газета һәм журналларның гомуми тиражы 2022 елда 246 мең данәне тәшкил итә. Бүген «ТАТМЕДИА» һәр йортка үтеп керә дип әйтү, һич арттыру булмас.

Әлбәттә, бу «ТАТМЕДИА» АҖ хезмәткәрләренә зур җаваплылык өсти. Хәзерге катлаулы шартларда халыкка дөрес мәгълүмат җиткерү, белемле һәм үз һөнәреңнең остасы булу, ирешелгәндә туктап калмау мөһим.

Әйе, яңалыкларны җиткерү формасы үзгәрде – Интернет һәм социаль челтәрләр беренче урынга чыкты. Әмма төп таләп элеккечә калды – мәгълүматны оператив рәвештә җиткерергә кирәк!

Киләсе «түгәрәк дата»га «ТАТМЕДИА» АҖ иҗади коллективы яңа казанышлар белән аяк басар, тагын да күбрәк укучылар һәм тамашачылар игътибарын һәм ышанычын яулар дип өметләнәм.

Иң заманча технологияләр һәм модалы юнәлешләр белән беррәттән, сезнең Татарстан матбугаты брендларын да саклавыгыз куандыра. Безнең күп милләтле һәм күп динле республика өчен бу бик мөһим.

Бүген, абруйлы медиаресурс оешканга 15 ел узганнан соң, без һич икеләнмичә, әлеге карарның дөрес булуын әйтә алабыз. Хезмәтегез өчен рәхмәт!

«ТАТМЕДИА» АҖ хезмәткәрләренә иҗади уңышлар, яңа идеяләр, һәм, әлбәттә, сәламәтлек, көч-куәт телим!» – диелә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау мөрәҗәгатендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X