Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Рөстәм Миңнеханов Хәлил Шәйхетдиновны бүләкләү турындагы карарны имзалаган

Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены медале белән бүләкләнә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов шул хактагы указны имзалаган.

Указда әйтелгәнчә, Хәлил Шәйхетдинов медаль белән республикада физик культура һәм спортны үстерүгә мөһим өлеш кертүе һәм нәтиҗәле хезмәте өчен бүләкләнә. Хәлил Шәйхетдинов – Татарстанның һәм Россиянең атказанган физик культура хезмәткәре. Көрәш буенча атказанган спорт остасы. Министр урынбасары булып 2005 елдан бирле эшли. 

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/04/140281/
© Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев