Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Рөстәм Миңнеханов: «Казаноргсинтез»ның бурычы – елына бер млн тонна полиэтилен җитештерү

2018 елда компаниядә 989 мең тонна продукция эшләп чыгарылган, шуның 715,6 мең тоннасы - полиэтилен.

«Казаноргсинтез» акционерлык җәмгыятенең сатудан кергән табыш һәм чиста керем буенча рекордлы күрсәткечләре Татарстан казнасы һәм федераль бюджетка күчерелгән акчаның күләмендә чагылыш таба. Предприятиенең бурычы – елына бер миллион тонна полиэтилен җитештерү. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов компания акционерларының еллык гомуми җыелышында шул хакта хәбәр итте.

«Бурыч - елына бер миллион тонна полиэтилен җитештерү. Поликарбонат производствосын яңарту буенча зур программа гамәлгә ашырылачак. Боларның барысы да предприятиенең киләчәге яхшы икәнлеген күрсәтә. Нәтиҗәләрнең әйбәт булуы федераль һәм республика бюджетларына да уңай тәэсир итә», - диде Миңнеханов.

Үзенең чыгышында ул шулай ук 2018 ел нәтиҗәләре буенча «Казаноргсинтез»ның сатудан кергән табышы – 79 миллиард, чиста керемнең күләме 19,9 миллиард сум тәшкил итүен искәртте.

 

Акционерлар җыелышында билгеләп үтелгәнчә, 2018 елда компаниядә 989 мең тонна продукция эшләп чыгарылган, шуның 715,6 мең тоннасы - полиэтилен.

Компания 2018 ел нәтиҗәләре буенча барлык дәрәҗәдәге бюджетларга 9,7 миллиард сум күләмендә салым түләгән. Шул исәптән Татарстанның консолидацияләнгән бюджетына 6,1 миллиард сум акча күчерелгән. 

Фото: https://tatar-inform.tatar

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев