Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Рөстәм Миңнеханов яшьләр авылга кайтып эшләсен өчен, мотивация булдырырга кирәк дип исәпли

Татарстан Президенты шәһәрдән белгечләр җәлеп итәргә тырышканчы, авыл яшьләрен тиешле һөнәргә өйрәтү җиңелрәк икәнлеген әйтте.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә белдергәнчә, махсус ярдәм, мотивация чараларыннан башка яшь белгечләр авылга эшкә кайтмаячак. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Авылга кайтып эшләсен өчен яшьләрдә мотивация булдырырга кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, республиканың югары уку йортлары вәкилләреннән торган эшче төркем булдырырга кушты. Алар ветеринар, зоотехник, агроном һ.б. белгечләрне һөнәри әзерләү мәсьәләләре белән шөгыльләнергә тиеш. 

Шуннан соң бу төркем белгечләрне авылга җәлеп итү өчен чаралар комплексы эшләячәк.

"Лаеклы хезмәт хакы, дәүләт ярдәме юк икән, бернәрсә дә булмаячак. Соцпакет, торак белән тәэмин итү, комплекслы ярдәм кирәк. Агроном, ветеринария табибы юк икән, авылда ничек эшләргә соң? Яшьләр 15 мең сум хезмәт хакына риза булып авылда калмаячак. Шуны аңларга кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты шәһәрдән белгечләр җәлеп итәргә тырышканчы, авыл яшьләрен тиешле һөнәргә өйрәтү җиңелрәк икәнлеген билгеләп үтте.

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев