10 ноябрь 2018 яңалыклары
-
Рөстәм Миңнеханов яшьләр авылга кайтып эшләсен өчен, мотивация булдырырга кирәк дип исәпли
Татарстан Президенты шәһәрдән белгечләр җәлеп итәргә тырышканчы, авыл яшьләрен тиешле һөнәргә өйрәтү җиңелрәк икәнлеген әйтте.
-
Эшләүче пенсионерларга пенсия түләү турында Россия Пенсия фонды аңлатма бирде
Гамәлдәге закон нигезендә, социаль пенсия түләү бары тик эшләмәүче һәм тиешле стажы булмаган гражданнарга гына каралган.
-
М7 трассасындагы авариядә сөт ташый торган машинага бәрелгән «ГАЗель» пассажиры үлгән
Авария булган урыннан төшерелгән видео социаль челтәрләрдә чыкты.
-
Яраткан киемегез озак киелсен дисәгез
Бик еш кына без яңа кием сатып алабыз һәм күпмедер вакыттан соң ул кыяфәтен югалта: киемдә кечкенә ярыклар барлыкка килә, төсе уңа, ә тукымалар сузыла. Һәрберебез яңа киемнәрне мөмкин кадәр озаграк сакларга һәм киергә теләр иде. Яраткан киемегез озаграк саклансын дисәгез түбәндәге киңәшләрне истә тотыгыз.
-
“Ике ирдән ике бала алып кайтты. Бер ире белән дә яши алмады. Ике баласы белән дә аралашмый”
Хатыным белән бер ул, бер кыз тәрбияләп үстердек. Икебез дә укытучылар. Начар яшәмәдек. Балалар алдында кычкырышмаска тырыштык. Хатыным искиткеч минем. Акыллы, чиста, тәмле пешерә, сабыр. Балаларга да каты сугылмады, мине артык тыңламаса да, улыбыз һәм кызыбыз алдында тыңлаган, минем сүзне сөйләгән кыяфәт чыгарып яши белде.
-
Илсөя Бәдретдинова: “Хатын-кызлар белән эшләве бигрәк авыр, хәйләкәрләр, у-у-ух” [видеопроект]
Илсөя көннән-көн татар эстрадасына якыная: күбрәк Айдар Тимербаев иҗат иткән җырларны башкара, матур, озын күлмәкләр кия. Президентка хатлар да юлламый, төртмәле сүзләре белән җитәкчеләрне дә чеметми. “Без Илсөяне югалттык диләр миңа. Мин дә олыгаям, бот төбеннән күн итек киеп гомер буе азатлык дип кычкырып йөри алмыйм. Быел менә шундый җырлар җырлыйсым килә. Киләсе елга бик авыр рок концерт булуы ихтимал. Күңел кушканча яшим”, ди җырчы үзе.
-
Ильшат Аминов: «Я буду платить местным студиям за интересный контент на татарском языке»
Гендиректор ТНВ сказал, что надо создать условия и потребности, которые подтолкнут развитие контента в татарском сегменте.