Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Рөстәм Миңнеханов «Йолдызлык»ны Татарстан яшьләренең визит карточкасы дип атады

ТР Президентының мөрәҗәгатен «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендәге гала-концертта республика Премьер-министры Алексей Песошин укыды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Созвездие-Йолдызлык» хәрәкәтен Татарстан яшьләренең визит карточкасы дип атады. Ул республикадагы яшь талантларның мәдәни потенциалын һәм иҗади казанышларын ил күләмендә күрсәтергә мөмкинлек бирә.

Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә узган «Созвездие-Йолдызлык» XIX яшьләр эстрада сәнгате фестивале гала-концертында ТР Президентының мөрәҗәгатен республика Премьер-министры Алексей Песошин укыды.

Рөстәм Миңнеханов фестивальнең җиңүчеләре һәм катнашучыларына мөрәҗәгатендә билгеләп үткәнчә, әлеге хәрәкәт «яшьләрнең башка иҗтимагый берләшмәләре өчен уңышлы эшчәнлек үрнәге булып тора». Моннан тыш, ТР Президенты искәрткәнчә, фестивальдә катнашучылар республикада яшәүче һәр яшь кешенең төбәк һәм ил үсешенә үзеннән өлеш кертә алуын күрсәтте.

 

Котлау сүзләренең ахырында Рөстәм Миңнеханов фестивальдә катнашучылар һәм оештыручыларга яңа иҗади ачышлар һәм казанышлар теләп калды.

  • Быел «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә 19,5 меңнән артык бала, яшүсмер һәм яшьләр катнашты, алар жюри игътибарына 2,7 меңнән артык иҗади номер тәкъдим итте. 1,5 мең кеше гала-концертта «Вокал», «Хореография» һәм «Конферанс» номинацияләрендә иң яхшы номерлар күрсәтте.


Фото: архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев