Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Руслан Айсин: Татар сыйфат, элита билгесе булган

«Яңа гасыр» телевидениесендә «Татарлар» тапшыруында татар исеменең башка халыклар өчен әһәмияте турында сөйләштеләр.

Татар сыйфат, элита билгесе булган. «Яңа гасыр» телерадикомпаниясендә «Татарлар» тапшыруында татарларның килеп чыгышына багышланган әңгәмәләр сериясендә сәясәт белгече Руслан Айсин шулай дип белдерде.

«Кавказ төркиләре дә үзләрен татар дип атаганнар, чөнки татар сыйфат билгесе булган, дәүләт дигәнне аңлаткан. Ул әйбер безне сәяси, менталь яктан да берләштергән. Чыннан да, татарның этногенезы катлаулы, шул ук вакытта үзбилгеләнеше татар булган. Татарның мәдәни һәр цивилизацион йогынтысы шуның кадәр көчле булган ки, хәтта башка халыклар да үзләрен татар дип йөрткән», — диде.

Тарихчы, этнолог Дамир Исхаков кытайларның да монголларны татар дип йөрткәнен әйтте. «Бу татарның әһәмиятеннән килеп чыккан әйбер. Мәсәлән, казахны, үзбәкне бит татар димәгәннәр. Кем эченә күбрәк кыпчаклар кергән, шуларны татар дип атаганнар. Казахларның Чагатай улусыннан чыккан төркеме бар, шуңа күрә казахны татар дип атамаганнар. Кыпчак компоненты бездә һаман бәяләп бетерелмәгән. Ул читтәрәк калып килде», — дип саный.

Дамир Исхаков әйтүенчә, Монголиядәге тарихи хезмәтләрдә татарларны монгол кабиләсе дип язучылар да булган. «Монгол татарлары төшенчәсе астында нәрсә ятканын уйлаучылар аз. Татар кабиләләре башта Үзәк Азиядәге кабиләләр белән бәйле булган. Татарлар әһәмиятле урын тоткан. Кимәк каһанлыгы оешкач, аның элитасы татарлардан торган. Жучи улусына татарлар күпләп кыпчаклар аркылы кергәннәр», — ди ул.

Аның сүзләренчә, монгол татарлары дигәндә, Алтын Урда оешканда монгол элитасы күпсанлы булмавын, төп халык кыпчак татарлардан торганын аңлау кирәк.

 

«Уйлап караганым бар: ни өчен азәрбайҗаннарны кавказ татарлары дигәннәр. Азәрбайҗан теле чынлыкта рус теле, ләкин җирле сөйләшләр арасында кыпчак теллеләр дә бар, димәк, монда кыпчаклар кергән. Тел иске рус теленнән бераз кыпчаклар ягына күченгән. Читтән караган кешеләргә шуңа күрә татар булып күренгәннәр», — диде Дамир Исхаков.

Галим карачай-балкар теле безгә якын булуы аның тарих башында кыпчак теле ятуына бәйле булуын аңлатты. «Шуңа күрә Алтайдагы татар дигән төркемнәре дә шуның белән бәйле. Безнең этногез катлаулы», — диде.

Дамир Исхаков татар исеме башка халыкларда да телгә алынганын әйтте. «Әзәрбайҗан татарлары, Кавказ татарлары, тау татарлары дигән сүз бар. Алтайлыларны, хакасларны татар дип әйткәннәр», — диде.

Фото: архив/Салават Камалетдинов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X