Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Сабый бала югалган. Яндырганнар?

Әни кеше эшләмәгән, балалар пособиеләре хисабына яшәгән.

Новгород өлкәсендә бер яшьлек бала югалган. Тикшерүчеләр исә, ул югалганнан соң, мунча мичендә баланыкына охшаган сөякләр табып алган. Бу хәл 24 гыйнвар көнне Новгород өлкәсенең Холм шәһәрендә була, дип яза "КП".

Баланың 34 яшьлек әнисе Кристина әйтүенчә, ул бергә яши торган ир (кызның әтисе башка төбәктә аерым яши) белән әйберләр юарга мунчага киткән. Ә бала өйдә калган. Алар кайткач, Алинә (исеме үзгәртелгән) җир йоткан кебек юкка чыккан. Олылар аны үз көчләре белән табарга тырышкан, булдыра алмагач, полициягә шалтыратканнар. Холм халкы һәм волонтерлар баланы эзләргә чыккан. Ләкин тикшерүчеләр бу вакыйга белән бәйле ниндидер сер барлыгын сизеп ала һәм пич эченнән алар бала яки көчекнекенә охшаган сөякләр таба. 

Кристинаның барлыгы сигез баласы бар: дүртесе мәктәптә укый, калганнары мәктәпкәчә яшьтә. Аларның җидесен узган елның декабрендә үк опека алган. Ләкин иң кечесен, Алинәне, гаиләдә калдырганнар. Һәм хәзер, кыз югалганнан соң, сорау туа: ни өчен опека аны да алмаган? 

Кристина элегрәк урлау өчен хөкем ителгән булган, аның гаиләсен махсус контрольдә тотканнар. Шуңа күрә социаль хезмәткәрләр өйдәге хәлләрне белеп торган.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/sabyy-bala-yugalgan-yandyrgannar

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев