Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Сак йөрегез: Кукмара районындагы трассада велосипедчы җиңел машинага бәрелгән

Юл һәлакәте 29 апрельдә 20.50 сәгатьләр тирәсендә Кукмара районының “Өлге - Иске Юмья” автоюлының 1нче чакрымында була.

Кукмара районындагы трассада велосипедчы җиңел машинага бәрелгән. Бу хакта районның Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр. Юл һәлакәте 29 апрельдә 20.50 сәгатьләр тирәсендә Кукмара районының “Өлге - Иске Юмья” автоюлының 1нче чакрымында була.

 Беренчел мәгълүматлар буенча, 1955 елгы велосипедчы юл йөрү кагыйдәләрен бозып, юлның уң ягында транспорт чаралары хәрәкәтенә каршы хәрәкәт иткән, Лада Гранта автомобиле белән яннан бәрелешкән.

 

Юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән велосипедчыга медицина ярдәме күрсәтелгән, шуннан соң аны өенә кайтарып җибәргәннәр.

Фото: район Дәүләт автоинспекциясеннән

Тулырак: https://kukmor-rt.ru/news/sogy-yanalyklar/kukmara-raionyndagy-trassada-velosipedcy-inel-masinaga-barelgan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев