Син борчылма, әни! Балалар ник өйдән чыгып китә?
Бу көннәрдә, дәррәү килеп, Балтач районының Әтнә авылында яшәүче 17 яшьлек Гөлсирин Гатиятуллинаны эзләделәр. Казанда белем алучы беренче курс студентының көллияткә укырга дип чыгып киткән җиреннән юкка чыгуына берәү дә битараф калмады. Соңгы җиде ай эчендә республикада 182 үсмер өеннән чыгып киткән. Үсмерләргә нәрсә җитми? “ВТ” хәбәрчесе шул сорауга җавап эзләде.
Яратам, нишләтим?
Гөлсириннең әнисе Лилия әйтүенчә, хәл белешеп, Россиянең кайсы төбәкләреннән генә шалтыратмаганнар. Борчылучылар да, ярдәм итәргә теләүчеләр дә күп булган. Гатиятуллиннар гаиләсе барысына да рәхмәтен белдерә. Ахыр чиктә, кызның интернет аша танышкан егете янына китүе билгеле булды.
Барысы да компьютер уеныннан башланган. “Баштарак Гөлсирин, әни, яман шеш белән авыручы егеткә бик зур суммада акча кирәк, диде. Бу егет Калугада яши, төне буе компьютерда утыра. Аның белән скайп аша аралаштылар. Белмәгән кешегә берүк ышана күрмә, дип кисәттек. Әмма соңыннан аны ярата ук башлады бугай, – ди ике бала анасы Лилия. – Әлеге егет белән сөйләшеп тә карадык, әмма уртак тел таба алмадык. Кунакка чакыргач, акчам да, вакытым да юк дип, күрешүне кичектерде. Ул гына да түгел, безне кызның иреген чикләүдә гаепли башлады. Гөлсиринне котыртып, безнең өстән полициягә яздыртты хәтта. Арабызга кысыласыз дип, зур кешеләр белән янады. Ярты ел дәвамында безгә психологлар ярдәм итте. Гөлсирин бераз тынычланып торды да аның белән тагын аралаша башлады. Кызыбызның кешене кызгана торган гадәте бар. Ярдәм сораучыларга хәер дә бирергә тырыша. Үзе яши торган йорттагы сукбайга ризык бирәм, ди иде”.
Гөлсирин көллияттә дәресләр калдырмаган. Уку йортыннан бер кисәтү дә юк. Беренче курста гына булса да, эшкә урнашкан. “Мохтаҗлыктан түгел, үзенә генә фатир арендалыйбыз, теләгән әйберен сатып ала идек. Әмма беркайчан да, теге кирәк, бу кирәк, дип дауламады. Кечкенәдән эш яратып үсте, тирескә кадәр үзе түгә иде хәтта. Кеше мөстәкыйль яшәргә тиеш, дип кабатлый иде. Калугага чыгып китәсе көнне миңа: “Минем өчен борчылмагыз, яхшы эш таптым”, – дигән смс җибәрде. Югалуын белгәч, бөтенләй йокыбыз качты. Әти-әни өчен зур хәсрәт бит бу. Рәхмәт, полиция вәкилләре дә, психологлар да безне ярдәменнән ташламады. Иптәш кызыннан кызыбызның кайда икәнен белгәч, аның белән скайп аша аралаштык. “Мин укуымны монда дәвам итәм, кайтмыйм”, – диде. Яхшы кеше булса, бер хәл инде, – дип аптырый Лилия ханым. – Инде үзебез янына барырга җыенабыз. Менә шундый авыр хәлдә калдык. Кызларын кулда тота алмаганнар, дип безне гаепләүчеләр дә бардыр. Әмма баланы өйдә генә бикләп тотып та булмый бит. Укыйсы да бар. Балаларыбыз тормышына беркайчан да битараф булмадык. Улыбыз Себердә эшли. Дөрес, үзебез дә кайдадыр ялгышлык җибәргәнбездер. Бәлкем, аралашу җитмәгәндер”.
“Бер тәүлектән кайталар”
Балалар чыгып китү, югалу очраклары сирәк очрак түгел. Әйтик, Чаллыда гына ел башыннан егермедән артык бала югалган. Калада берничә көн югалып торган үсмер кызны эзләделәр. 15 яшьлек кыз өеннән чыгып киткән җирдән кире кайтмаган. Үзе белән Россия, чит ил паспортын, җылы киемнәр, бизәнү әйберләрен алуы мәгълүм. Мәгариф идарәсеннән шалтыратып белешкәч, кызның табылуын хәбәр иттеләр. Күпчелек очракта балалар ата-аналары белән бәхәскә керү сәбәпле, өйләреннән чыгып китә. Июль аенда исә шул ук Чаллыда яшәүче 15 яшьлек кыз егетенә ияреп Санкт-Петербургка киткән булган.
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, быелның җиде аенда республикада 182 үсмер югалган. Аларның 125е – өеннән, 57се балалар йортыннан чыгып киткән. Югалган 182 баланың 81е – малайлар, 101е – кызлар. 11дән 14 яшькә кадәр – 60, 15тән 18 яшькә кадәр – 116 кеше. Ә 133 балигъ булмаган үсмернең беренче тапкыр гына китүе түгел икән. Белгечләр әйтүенчә, андыйлар күп очракта беренче тәүлектә үк табыла, өйләренә үзләре кайта. Алар дусларында, танышларында кунган була. Балалар йортында тәрбияләнүчеләр исә әти-әниләре, элеккеге танышлары янына юл тота. Гомумән алганда, Татарстанда хокук саклау органнарына 2008 елдан бирле үсмерләр югалу буенча 6 мең 156 гариза кергән. Шуның 20се бәхетсез очракка юлыккан. Тагын өчесе җинаять корбаны булган. Җинаятьләрнең барысы да ачылган. Бүген 17сен эзләү дәвам итә.
Бүген ярдәмгә волонтерлар да килә. Татарстанның төрле шәһәрләрендә “Лиза Алерт”, “Василиса”, “След”, “Надежда” кебек кеше эзләү белән шөгыльләнүче отрядлар эшли. “Лиза Алерт” оешмасы быел 28 үсмернең эзенә төшәргә булышса, 12сенең кайда икәнен ачыклаган. Әлеге оешма мәгълүматларына караганда, ел саен илдә 120 мең кеше югала.
Белгечләр әйтүенчә, баланы өеннән чыгып китәргә төрле сәбәпләр мәҗбүр итә. Гаиләнең имин булмавы, әти-әниләр, дуслар арасында аңлашылмаучанлыклар килеп чыгу, контроль җитмәү, ятимлек, баланың психик яктан тайпылышы, кырын эшләр белән мавыгу... Үсмерләрдә җәзадан курку, үзенә игътибар юнәлтү хисе дә юк түгел.
Татарстан прокуратурасының балигъ булмаганнар һәм үсмерләр буенча законнар үтәлешенә күзәтчелек итү бүлеге җитәкчесе Җәүдәт Ибраһимов белдергәнчә, андый очраклар гаиләдәге низаглар аркасында чыга, күбрәк имин булмаган гаиләләрдә күзәтелә. “Өйдән чыгып киткән үсмерләр ике-өч көннән табыла. Кайберләре әти-әниләренә үпкәләп, телефоннарын сүндереп куя. Үзләренчә, миннән башка яшәп карагыз әле, дип каршылык белдерергә тели. Бу очракларга бик җитди карыйбыз. Әле менә Түбән Камадан шалтыратканнар иде. 4 октябрьдә чыгып киткән студент кыз элемтәгә чыккаласа да, өенә кайтмаган”, – ди Җәүдәт әфәнде.
Дус та булу кирәк!
Психолог Гөлүсә Ахунова әйтүенчә, мондый хәлләр бигрәк тә әниләрнең балалары белән дуслыгы какшау аркасында килеп чыга. “Әниләр кызларының серен белергә тиеш. Авылда әниләргә психологик ярдәм оештырырга кирәк. Авыл советлары бу эш белән шөгыльләнә алыр иде. Чакырсалар, үзем дә кайта алам. Әти-әниләр үз хаталарын аңлар иде, – ди белгеч. – Шәһәр җирендә исә мәктәп психологларына ышану юк. Аңа сөйләсәң, бу хәл башкаларга тарала. Сыйныф җитәкчеләре әти-әниләр белән тыгыз элемтәдә торса, мондый хәлләр булмас иде. Балаларга шәхес итеп карарга өйрәнергә кирәк. Интернетны да чикләп булмый. Балтач кызы белән булган очракта исә гаиләгә шул егет яшәгән шәһәргә бергәләп барырга кирәк булган”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев