19 октябрь 2018 яңалыклары
-
Шәмәрдәндә бер җанвар унлап тавыкның башын кимереп ташлаган
Эшкә киткәч төнге сменага тормыш иптәшем шалтрата: "..нишләп эт өрә дип чыгып каркасам бер җанвар тавыкны буып ята, кайта алсаң тизрәк кайт.." - ди.
-
Син борчылма, әни! Балалар ник өйдән чыгып китә?
Бу көннәрдә, дәррәү килеп, Балтач районының Әтнә авылында яшәүче 17 яшьлек Гөлсирин Гатиятуллинаны эзләделәр. Казанда белем алучы беренче курс студентының көллияткә укырга дип чыгып киткән җиреннән юкка чыгуына берәү дә битараф калмады. Соңгы җиде ай эчендә республикада 182 үсмер өеннән чыгып киткән. Үсмерләргә нәрсә җитми? “ВТ” хәбәрчесе шул сорауга җавап эзләде.
-
Илшат Гафуров Татарстан югары уку йортларын берләштерү эшенә нәтиҗә ясады
КФУ ректоры Андрей Кузьминга биргән интервьюсында лабораторияләр өчен мәйданчыклар җитмәве, тулай тораклардагы эшләми торган лифтлар хакында сөйләде.
-
“Ирем – әнисенең бердәнбер сөенече, ә мин ул сөенечне “урладым” булып чыкты”
Намаз укырга өйрәнгәндә миңа 20 яшь иде. Әкренләп Ислам кануннарын өйрәндем. Белсәгез иде, тормышы чәчәк ата башлаган кеше өчен аның нәрсә икәнен! Ислам дине – чисталык, матур, дөрес яшәү, һәм шулай яшәү өчен әле савап та алу бит ул. Минем хыялым ислам гаиләсе төзеп, Ислам кануннары буенча яшәү иде. Кайсы мәчеткә барып, вәгазь тыңлап, намаз укыйсым килсә, шунда бара идем, мине бер кеше дә тыймый, яшәвемнең мәгънәсе шул иде.
-
Балтаны робот алыштыра алмый
Будапештта узган EuroSkills чемпионатында көмеш медаль яулаган Булат Галиуллин әнә шулай ди. Булат – Апас районының Әлмәндәр авылы егете. Бүген башкалабызның төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы көллиятен тәмамлап, хәзер студентларны үзе һөнәргә өйрәтә.
-
Ана теле: Сүзсез сөйләм буламы? Мәгънәне әйтмичә белдерергә өйрәнү кирәкме?
Көндәлек аралашу өчен кешенең барлык әйтү, ишетү, күрү әгъзәләре сау-сәләмәт булырга тиеш. Тик дөнья булгач, телсез, чукраклар, күрүдән, хәрәкәттән мәхрүмнәр дә бар. Алар да аралашу өчен төрледән-төрле җай-чара әмәлен көйлиләр. Шундый аңлашу, аралашуның үзенә бер системалары бар.
-
Мин булганына шөкер итеп яшәргә өйрәнә башладым...
“Болгар радиосы” алып баручысы Наилә Гыйбадуллина: Ир-атлар төрмәсенә караганда, хатын-кызларныкы куркынычрак икән.
-
Интим тәкъдим итмәскә: Казанда “бер сәгатьлек хатыннар” ничә сум сорый?
Бүген казанлыларны «бер сәгатьлек ирләр» белән гаҗәпләндереп булмый. Җиһаз төзәтүче, кадак кагучы көчле ир-атларның артыннан бастырып килүче «бер сәгатьлек хатыннар» бизнесы да пәйда булды. Алары фатир җыештырып, борщ пешереп кенә калмый, носкиларыгыз аунап ята дип теңкәгезне дә корытмаячак. Кечкенә генә бер “ләкин” бар: моның өчен акча түләргә туры киләчәк…
-
"Егетләрне армиягә озатабыз"
Быел көзге чакырылышта районыбыздан 15 егет хәрби хезмәткә алына.
-
Татарстанда фельдшер-акушерлык пунктлары саны ел ахырына 457гә җитәчәк
2018 ел ахырында Татарстан авылларында 44 яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылачак.
-
Министрлыкларның 2019 елга билгеләнгән өстенлекле максатлары өчен тавыш бирү башланды
Сынау проектында Татарстанның Сәламәтлек саклау, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау, Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыклары катнаша.
-
Кер сабыны - сәламәтлек сагында
Кер сабыны төрле авыру һәм ялкынсынулардан коткара
-
Кукмарада исерек шофер тоткарланган
Ир-ат медицина тикшеренүе узудан баш тарткан.
-
15 яшьлек кызга карата көч кулланган ир-атны кулга алганнар
Казанда яшәүче, моңарчы да хөкемгә тартылган 49 яшьлек ир-атка «Җенси төрдәге көч куллану гамәлләре» маддәсе буенча гаепләү белдерелә.
-
Машина тирәли кан таплары, Казанда Камал театры янында такси машинасы “ГАЗель”гә килеп бәрелә
Беренчел мәгълүматлар буенча, юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләр бар.