Синоптиклар Татарстанда буран булачак дип фаразлый
22 ноябрьдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә.
Җил көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә фаразлана. Юлларда бозлавык саклана.Төнлә һава температурасы -4..-9 градус, ә аязганда -13 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы -2..-7 градус көтелә.
Чәршәмбе, 23 ноябрьдә, төбәктә болытлы һава торышы көтелә. Җепшек кар яварга мөмкин. Кайбер районнарда буран һәм бозлавык фаразланга. Һава температурасы төнлә -3..-8 градус һәм көндез 0..-5 градус була. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре көтелә.
Чыганак - "Татар-информ" Фото: https://www.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев