Табигыйны ялганнан ничек аерырга? Сөт ризыклары өч төркемгә бүленәчәк
Татарстан сөт җитештерү буенча шактый еллар дәвамында Россия төбәкләре арасында беренче урында бара. Табигате буенча игенчелек һәм терлекчелек өлкәсендә иң уңай шартларга ия булган Краснодар крае да бездән йөзләрчә мең тоннага азрак продукция җитештерә.
Узган тәүлектә республика хуҗалыкларында 3375 тонна сөт җитештерелгән. Бу күрсәткеч узган елның шул чоры белән чагыштырганда да 126 мең килограммга күбрәк, – ди Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов.
Тирә-күрше өлкә һәм республикаларга күз салсак, терлекчеләребез ирешкән уңышлар тагын да ачыграк чагыла. Мари Иле Республикасы хуҗалыкларында тәүлегенә – 272 тонна, Саратов өлкәсе – 295, Ульян өлкәсе – 306, Оренбург өлкәсе – 359, Самара өлкәсе – 303, Ростов өлкәсе – 339, Чуашстан Республикасы хуҗалыклары көн саен 398 тонна сөт җитештерә. Югарыда саналган республика һәм өлкәләр җитештергән сөтнең барысын бергә кушсаң да, Татарстан күрсәткеченнән 1000 тоннага кимрәк чыга.
Бу кадәр продукция җитештергән хуҗалыклар балда-майда йөзәргә тиеш тә бит. Әмма бездә ни өчендер киресе килеп чыга. Сыерларны никадәр күбрәк асрасаң, чыгымнар да шулкадәр күбрәк. Хуҗалыкларның кереме моңарчы ничек гадел булмаган, хәзер дә шулай.
Гаҗәп, әмма факт: төрле энергия чыганаклары, ягулык-майлау материаллары, газга һәм башка кирәк-яракларга бәя һаман да арта барган заманда сөт хакы озак еллар бер чама кала бирә. Кайбер елларда кими дә төшә. Нәтиҗәдә Татарстан хуҗалыклары узган ел сөт җитештерүдән 4 миллиард сумга якын керемен югалтты. Өстәгеләрнең сөт җитештерү, эшкәртү һәм сатуда гадел мөгамәләләр урнаштыру буенча әледән-әле кабатланып торучы вәгъдәләре һаман да буш сүзләр булып кала.
Ни хәл итәсең, беткә ачу итеп, тунны утка ягып булмый. Хуҗалыклар бернинди кыенлыкларга карамый, мөгезле эре терлекнең баш санын саклап калырга тырыша.
Яңалык тулы көченә кергәч, бу юнәлештә дә тәртип салыныр дигән өмет уяна. Аерым алганда, 16 гыйнвардан башлап сөт һәм сөт продуктлары җитештерүдәге хилафлыкларны бетерү буенча кабул ителгән карарны тормышка ашыруга бирелгән күчеш чоры тәмамлана.
Яңа канун нигезендә, эшкәртүче сөт һәм сөт продуктларын өч төркемгә бүлеп чыгара башларга тиеш. Беренче категориягә составына 50 процентка якын чит кушылмалар өстәлгән продукция керә. Икенче категориягә кертелгән продукциянең составында катнашмалар 50 проценттан артык булырга тиеш. Ә инде өченче категориягә төрле ясалма катнашмалар, шул исәптән үсемлек майлары, башка өстәмәләр кушып җитештерелгән сөт продукцияләре керә. Аларның савытына нинди катнашмалар белән ясалуы языла. Категориясенә карап, бәясе дә төрлечә булачак.
Әйтергә кирәк, сатып алучыларның күпчелеге кибет киштәсендәге продукциянең составына әллә ни игътибар итеп тормый. Элек-электән килгән гадәт буенча, кибеттә сатыла икән – димәк, барысы да яхшы: ГОСТка, ягъни дәүләт стандартына туры килерлек итеп җитештерелгән.
Кызганыч, һәрвакытта да алай түгел икән шул. Белгечләр әйтүенчә, кибет киштәләренә менеп кунаклаган азык-төлекнең бер өлеше кеше сәламәтлегенә зыян салырга да мөмкин. Шул исәптән, сөт һәм сөт продуктларының бәясе бер чама булса да, ясалма катнашмалар, үсемлек майлары, тәмләткечләр һәм күп төрле өстәмәләр кушып җитештерелә торганы артканнан-арта. Төп максаты – табыш алу булган сәүдә системасына кеше сәламәтлеге түгел, ә беренче нәүбәттә табыш кына кирәк. Мондый хәл аеруча хуҗалары әллә кайчан чит илләргә китеп оялаган супер һәм гипермаркетларга хас. Ирек бирсәң, тулысынча соя, пальма мае кебек сөттән бик ерак торган сыекчаларны да каймак бәясеннән сатарлар иде.
Шунысы да бар: мәгълүм сәбәпләр аркасында, супер һәм гипермаркетлар кануннарны үтәргә ашкынып тормый. Мәскәүнең “Сәламәтлек үзәге” белгечләре уздырган тикшерүләр нәтиҗәсе дә шуны раслый.
Медицина фәннәре докторы Олег Медведев раславынча, тикшерелгән предприятиеләрнең 95 проценты элеккечә эшләвен дәвам иттерә. Шул ук вакытта табигый сөт куллану тиешле нормативлардан күпкә калыша. Яңа канун нигезендә сөт ризыкларын өч категориягә бүлеп сата башлау хәлне уңай якка үзгәртер дигән өмет бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев