Тарифлар күпмегә арта?
Белми калдык димәгез: 2025 елның 1 июленнән Татарстанда коммуналь хезмәтләргә тарифлар уртача 17,5 процентка артачак.
Бу урында «уртача» дигән төшенчәгә дә ачыклык кертик. Тарифларның арту күрсәткече аерым муниципаль берәмлекләр буенча аерыла. Бу теге яки бу урында коммуналь челтәрләрнең тузуы, энергетика чималлары эшләп чыгаруга бәйле чыгымнар арту кебек күрсәткечләргә бәйле, дип аңлата белгечләр.
Ут өчен бер ставкалы тариф 64 тиенгә артачак һәм бер кВт/сәгате 5,73 сумга җитәчәк.
Электр плитәләре белән җиһазландырылган шәһәр йортларында бер ставкалы тариф 78 тиенгә кыйммәтләнеп, бер кВт/сәгате 4,88 сум тәшкил итәчәк. Авылда яшәүчеләр өчен ул 62 тиенгә артып, бер кВт/сәгате 4,19 сум булачак.
Табигый газның бер куб. метры бәясе хәзерге 7,47 сумнан 8,41 сумга җитәчәк. Зәңгәр ягулык 94 тиенгә артачак.
Каты көнкүреш калдыкларын чыгарган өчен: – Көнбатыш зонада (Казан һәм республиканың 21 районы) «УК «ПЖКХ» ҖЧҖ тарифлары күпфатирлы йортларда яшәүчеләргә бер кешегә – 117,70 сум, шәхси йортта яшәүчеләргә исә 127,68 сум; – Көнчыгыш зонада (Чаллы һәм республиканың 22 районы) «Гринта» ҖЧҖ тарифлары күпфатирлы йортларда яшәүчеләргә бер кешегә – 120,94 сум, шәхси йортта яшәүчеләргә исә 131,19 сум тәшкил итәчәк.
Чыганак: https://vatantat.ru/2025/06/173777/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев