Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татар театры артистларының укытучысы Фирдания Садриева вафат

Фирдания Садриева озак еллар Казан мәдәният институтында Театр факультетын җитәкләде.

Кичә Казан мәдәният институты профессоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Садриева Фирдания Исмәгыйль кызы 75 яшендә вафат булды. Бу хәбәрне мәрхүмәнең туганнары раслады.

Фирдания Садриева инфаркт кичереп тернәкләнеп килә иде. Кичә кинәт хәле начарланып киткән һәм ашыгыч ярдәм чакырганнар. Хастаханәдә аның йөрәге туктаган. Туганнары әйтүенчә, әлегә нидән үлгәнлеге билгеле түгел.

Фирдания Садриеваның бердәнбер кызы Эльвира Финляндиядә яши. «Юллар ябык булу сәбәпле ул әнисен җирләргә кайта алмас инде», — ди туганнары.

Фирдания Садриева озак еллар Казан мәдәният институтында Театр факультетын җитәкләде. 

Фото: kamalteatr.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев