Теләче Информ

Татарның бөек җырчысы вафат...

Кайгылы хәбәр. Бүген кич 75 яшендә татарның танылган җырчысы, РСФСРның халык артисты Ренат Ибраһимов вафат булган. Бу хакта Татмедианың телеграмында хәбәр ителә.

Википедиядән. Ренат Ибраһимов 1947 елның 20 ноябрендә Украина ССРында, Львов шәһәрендә туа. Музыка мәктәбендә домра классында белем ала, кечкенәдән үк классик арияләр һәм җырларны җырлап үсә. Уналты яшеннән үзешчән эстрада оркестрында җырлап йөри. Казан дәүләт консерваториясендә икееллык әзерләү бүлегендә укыганнан соң, вокал бүлегенә укырга керә. М.Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрында эшли, эстрадада да чыгышлар ясый. Төрле конкурсларда лауреат исемен ала.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/tatarny-bek-yrchysy-vafat

Фото: интернеттан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: