Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстан Бөтенроссия кышкы спорт марафонына актив кушыла

Татарстанлыларны «Россия көче» марафонында катнашырга чакырдылар. Чара 13 февральдән алып 17 мартка кадәр дәвам итә, дип хәбәр итте матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы спорт министрының урынбасары Илдар Садриев.

«Әлеге марафонга Татарстан зур әзерлек кушыла. Катнашучылар төрле тематик спорт атналыклары көтә. Әлбәттә, күбесе кышкы спорт төрләренә багышланган. Шулай ук узган елны җәйге спорт төрләре буенча шундый марафон үткәрелгән иде. Биредә 5000 артык татарстанлы катнашты», - диде ул.
Гаиләләре белән катнашучы ватандашларыбыз аерым игътибар үзәгендә булачак. Инклюзив мәйданчыклар да каралган. 
Марафонга теркәлү өчен сылтама: https://sila-rossii. er. ru/. Бу махсус платформада марафон хакында тулысынча мәгълүмат бирелә. Теркәлү бик гади, катнашу да бушлай.
«Марафон вакытында күп кенә танылган спортчылар республика халкы өчен мастер-класслар үткәрәчәк. Аерым алганда, алар арасында Данис Зарипов, шулай ук танылган фигуристлар да булачак», — дип сөйләде Россиянең атказанган тренеры, «Бердәм Россия» партиясе тарафдарларының региональ советы әгъзасы Ольга Павлова. 
«Бүген үк марафон сайтында Татарстанның ярышлар узачак 20 спорт объекты билгеләнгән. Мәйданчыкларның саны көннән-көн артачак кына. Республиканың барлык муниципалитетларында да бушлай тренировкалар оештырылачак. Әлеге чараларны максималь дәрәҗәдә массакүләм үткәрергә планлаштырабыз», — дип хәбәр итте марафонның республикадагы координаторы, депутат Марсель Шәрәпов.
Марафонның беренче турниры 18 февральдә старт алачак. Россиякүләм кышкы спорт марафоны «Бердәм Россия» сәяси партиясе карары нигезендә халык арасында сәламәт яшәү рәвешен һәм физик активлыкны популярлаштыру максатларында гамәлгә куела. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев