Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстан районнарында V Бөтендөнья урам киносы фестивале кыска фильмнары күрсәтеләчәк

Проектта Азнакай, Балтач, Болгар, Бөгелмә, Буа, Алабуга, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Лаеш һәм башка район үзәкләре катнаша.

1 августта Татарстан V Бөтендөнья урам киносы фестиваленә кушыла. Бу турыда республикада проектны оештыручылар хәбәр итә.

Татарстанда проектта Азнакай, Балтач, Болгар, Бөгелмә, Буа, Алабуга, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Минзәлә, Питрәч, Балык Бистәсе, Тәтеш, Теләче катнаша. Кинолар 20.30 сәгатьтә җирле паркларда һәм скверларда күрсәтеләчәк.

Казанда фестиваль Аксенов исемендәге скверда узачак. Барлык мәйданчыкларда да тамашачылар бушлай кино карый ала. Чараның максаты – Россия кинематографын алга этәрү.

Конкурс программасына 9 фильм кергән, шул исәптән Татарстан режиссеры Байбулат Батуллинның “Половинки” кыска метражлы тасмасы да бар.

 

Шулай ук “Суперприз” (Константин Челидзе), “Кругосветка” (Александр Фомин), “Цугцванг” (Сергей Рамза), “Успех” (Валентин Сунцов), “Я тебя вижу” (Денис Кудрявцев), “Взятка” (Алексей Харитонов), “Темная ночь” (Иван Плечев) һәм “Ой” (Алла Елисеева) фильмнары да тәкъдим ителәчәк.

Фестиваль 2014 елдан бирле Россиянең ачык мәйданчыкларында үткәрелә.

Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев