Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстан “Туризм” илкүләм проекты буенча субсидия алырга мөмкин

Заявкалар 15 августка кадәр кабул ителәчәк.

Татарстан “Туризм һәм кунакчыллык индустриясе” илкүләм проекты нигезендә ярдәмгә өметләнә ала. Бөтен ил күләмендә туризм буенча киләсе елга планлаштырылган чараларны субсидияләүгә заявкалар җыю башланган.

Шулай итеп, Ростуризм туристларны күпләп җәлеп итәрдәй зур мәдәни, гастрономик һәм спорт чараларын үткәрүгә ярдәм кулы сузарга әзер. Иң мөһим таләп – чарада кимендә 10 мең кешенең катнашуы, аңа керүнең бушлай булуы күздә тотылырга тиеш.

Илкүләм проект буенча, 10 меңнән 25 меңгә кадәр кешене җәлеп итү каралган чаралар өчен 50 миллион сумга кадәр субсидия биреләчәк. Ә инде 25 меңнән артыграк кешене җыю күздә тотылган чараларга субсидия күләме 100 миллион сум тәшкил итәчәк.
Заявкалар 15 августка кадәр кабул ителәчәк.

Чыганак: https://vatantat.ru/2022/08/89277/

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев