Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Татарстанда -11 градуска кадәр суытачак

Бүген, 23 декабрьдә, Татарстанда температура фоны акрынлап түбәнәя. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Күк йөзе болытлы. Көндез урыны белән, Казанны да кертеп, бераз кар һәм җепшек кар явуы дәвам итәчәк. Кайбер урыннарда йомшак бураннар, бозлавык булуы ихтимал.

Урыны белән томан төшәчәк, шул сәбәпле күз күреме 500 метрга кадәр кими. Көньяк-көнбатыш һәм көньяктан исүче җилнең тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итә.

Көндез Татарстан буенча һава температурасы -1дән -6 градуска кадәр булачак, әмма кичкә таба ул -6.. -11 градуска кадәр төшәчәк. Казанда -1дән -3 градуска кадәр, кичкә -4.. -6 градус булачак.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-11-graduska-kadar-suytacak-5898167

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев