Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстанда 400 квадрат метрдан артык мәйданлы сыер абзарының түбәсе янып беткән

Башлангыч фаразлар буенча, янгын электр җиһазларын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу сәбәпле килеп чыккан.

Татарстанның Чирмешән районында 400 квадрат метрдан артык мәйданлы сыер абзарының түбәсе янып беткән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Чәршәмбе көнне, 17 апрельдә, 8.39 сәгатьтә 112 ашыгыч хезмәтләр чакыруның бердәм номерына Чирмешән районындагы Лашман авылында мөгезле эре терлек фермасы яну хәбәре килде», – дип ачыкладылар Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

6 минуттан соң сыер абзары янында «Лашман» янгын сүндерүчеләре була. Урында утның бина түбәсен ялмап алуы ачыкланган. Ферма хезмәткәрләре бина эчендә терлекләр һәм эшләүче кешеләр юклыгын әйткән. Түбәгә ут капканда сыерлар көтүлекләрдә булган.

25 минут эчендә янгын сүндерүчеләр янгынны тулысынча сүндергән. Янгын мәйданы 429 квадрат метрны тәшкил иткән. Янгын чыгу сәбәбе булып, электр җиһазларын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен дөрес үтәмәү тора.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X