Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстанда битлек режимы бетерелә

Татарстан Республикасында коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән битлек режимының гамәлдә булуы туктатыла. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткән.

«Оператив штаб тарафыннан Covid-19 белән авыручылар саны кимү фонында җәмәгать урыннарында битлекләрне мәҗбүри киюне туктату турында карар кабул ителде», - дип аңлаткан Галимова. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча «Татарстан Хөкүмәте карарына үзгәрешләр әзерләнә», - диде ул.

«Коронавирус белән авыручылар саны арту темпы 3,5% тан 0,08% ка кадәр кимеде һәм бу бик яхшы күрсәткеч», —дип билгеләп үтте бу уңайдан Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/tatarstanda-bitlek-rezhimy-beterel

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев