Татарстанда быелның 11 аенда юл-транспорт һәлакәтендә 288 кеше һәлак булган
Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында юл-транспорт һәлакәтләренә багышланган утырышта әйтелде.
ТР Премьер-министры Алексей Песошин хәбәр иткәнчә, Актаныш, Баулы, Алабуга, Яшел Үзән, Минзәлә, Питрәч районнарында үлүчеләр саны шактый арткан. Аварияләрнең төп сәбәбе дип машина йөртү культурасының җитәрлек булмавы аталды.
Шул ук вакытта 2017 ел белән чагыштырганда, «имин сыйфатлы юллар» милли проекты эшли башлагач, юлларда үлем саны кимегән. Ул вакытта Татарстанда бер ел эчендә аварияләрдә 426 кеше һәлак булган.
Тулырак: https://shahrikazan
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев