Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстанда эшсезләрне дәүләт хисабына яңа һөнәргә өйрәтәчәкләр

Татарстанда 8 мең эшсез дәүләт хисабына яңа һөнәргә өйрәтеләчәк. Шуның 60 проценты яңа белемнәр үзләштерүгә керешкән дә инде.

Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләп үткәнчә, иң элек 3 яшькә кадәрге бала карау ялындагы яшь аналар, шулай ук мәктәпкәчә яшьтәге сабыйлар үстерүче эшсез ханымнар бу. Урта яки югары һөнәри белемгә ия булмаган 35 яшькә кадәрге яшьләргә дә шундый ук ярдәм күрсәтелә. Диплом алып, 4 ай эчендә эшкә урнаша алмаучылар да яңа һөнәр үзләштерү мөмкинлегенә ия. Быел югары яки махсус урта уку йортын тәмамлап, эш таба алмыйча, Мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать иткән егет-кызлар үзләренә кулай һөнәргә өйрәтеләчәк, дигән сүз.

Тагын бер зур юнәлеш –сәнәгать предприятиеләренең эштән китү куркынычы янаган хезмәткәрләренә ярдәм кулы сузу. Алар йөртүче, монтажчы, ягулык станцияләре операторы, электр-газ белән эретеп ябыштыручы, тракторчы, тегүче, хисапчы, мәгълүматларны компьютерда эшкәртүче кебек бик кирәкле һөнәрләргә өйрәтеләчәк.

Чыганак: https://vatantat.ru/2022/08/89134/

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X