Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелә
Ул 14 апрельдән 11 майга кадәр гамәлдә булачак. Тиешле карарны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Бу чорда учак ягу, коры үләнне һәм чүп-чарны яндыру, шулай ук торак пунктлар һәм бакчачылык ширкәтләре территориясендәге мангалларда ризык әзерләү тыела.
Әлеге чикләү рестораннар, кафе, барлар һәм башка җәмәгать туклануы объектларына кагылмый.
Урман һәм башка табигый янгыннар куркынычы янаган урыннарда 1-3 класслы пиротехника эшләнмәләрен куллану тыела. Шулай ук ачык ут һәм конструкция эчендә һаваны җылыту хисабына күтәрелә торган янучан материаллардан идарә ителми торган эшләнмәләрне эшләтеп җибәрергә ярамый. Моннан тыш, урманнарны коры-сарыдан, ауган агачлардан һәм кисү калдыкларыннан чистартырга кирәк.
Тулырак: https://shahrikazan
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев