Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстанда иң яхшы гаилә фермерлары династиясенә конкурс игълан ителде

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы крестьян-фермер хуҗалыклары арасында «Татарстан Республикасы Гаилә фермерлары династиясе» конкурсы игълан итте. Катнашуга гаризалар 16 гыйнвардан 24 гыйнварга кадәр кабул ителә.

Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Конкурста бер гаилә әгъзалары һәм аларның туганнары катнаша ала. Алар кимендә икенче буын фермерлары булырга тиеш. Гаилә фермерлары династиясе башлыгы булып беренче буын крестьян-фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе таныла», - диелә хәбәрдә.

Документлар эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бинасында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Федосеев ур., 36. Конкурс комиссиясе утырышы 31 гыйнварга планлаштырылган.

Документлар формасы һәм премия бирү тәртибе турындагы мәгълүмат белән министрлыкның рәсми сайтында сылтама буенча танышырга мөмкин.

Чара «Гаилә» илкүләм проекты максатларына туры килә. Ул яшь һәм күп балалы гаиләләргә, өлкән буынга ярдәм итүгә һәм гаилә кыйммәтләрен үстерүгә юнәлдерелгән.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-in-yaxsy-gaila-fermerlary-dinastiyasena-konkurs-iglan-itelde-5899025

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев