Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Татарстанда ит, балык һәм яшелчәләр кыйммәтләнгән

Бер атна эчендә Татарстанда ит, балык, яшелчә һәм чәй кыйммәтләнде. Бу хакта Татарстанстат хәбәр итә.

Иң сизелерлек үзгәрешләрнең берсе – тавык итенең бәясе 4 сумга, килограммы 192,74 сумга кадәр арту. Дуңгыз ите бәясе шулай ук 3 сумнан артыгракка арткан һәм 353,56 сум тәшкил иткән.

Туңдырылган балык та 1,40 сумга кыйммәтләнгән, килограммы 281,38 сумга җиткән. 

Тавык йомыркасына бәяләр бераз төшкән - 81,23 сумга кадәр. Кара чәй 6,55 сумга кыйммәтләнеп, 1 145,46 сумга җиткән.

Яшелчәләрдән барыннан да бигрәк чөгендер (+3,95 сум), шулай ук кишер (+2,87 сум) һәм бәрәңге (+2,30 сум) кыйммәтләнгән. Кыяр һәм помидор арзанаюын дәвам итә, аларның бәясе 10 сумнан 19 сумга кадәр төшкән. Җиләк - җимешләрдән бананнар сизелерлек арзанайган – 5 сумга диярлек, 167,71 сумга кадәр.

Чыганак: https://tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев