Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстанда коронавируска каршы чикләүләр бетерелә?

Татарстанда коронавирус чикләүләренең кайберләрен гамәлдән чыгардылар. ТР Министрлар Кабинетының шундый карарын республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады

Аерым алганда, 60 яшьтән өлкәнрәк һәм хроник авырулары булган гражданнарга өйдә генә тору мәҗбүри таләп булудан туктый. Моңа кадәр мондый категория гражданнарга табибка күренү, йорт хайваннарын урамга алып чыгу, чүп түгү, кибеткә бару һәм эшкә йөрүдән кала башка очракларда өйдә калу мәҗбүри таләп иде. Хәзер мондый чикләү бары тик киңәш итү рәвешендә генә санала.

Моннан тыш, SARS-CoV-2 коронавирусы белән чирләмәгән һәм вакцинация узмаган 60 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләрне дистанцион эш форматына күчерүне күздә тоткан мәҗбүри таләп тә гамәлдән чыгарыла.

Чыганак: http://shahrikazan

Фото: интернеттан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев