Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстанның иң хәтәр 9 комлыгы билгеләнгән: берсендә эчәк инфекциясе таякчыклары табылган

Татарстанда 9 пляж, гигиена таләпләренә туры килмәү сәбәпле, коенырга-ял итәргә ярамый, дип танылган. Өстәвенә берсендә эчәк инфекциясе таякчыклары да табылган. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

1 августка алынган мәгълүматлар буенча, Казанның “Комсомольское”, “Тирән күл” һәм “Аккош күле” пляжлары, Чаллы, Лаеш, Мамадыш, Лениногорск, Минзәлә һәм Мөслим комлыкларының тиешле таләпләргә туры килмәве ачыкланган. Шул ук вакытта Минзәлә елгасының сул як ярында – эчәк инфекциясе таякчыклары (стафилококк), ә уң яр буенда, моннан тыш, балантидия таякчыклары да табылган.

Белгечләр әйтүенчә, балантидия таякчыгы дуңгызлардан иярергә мөмкин. Бу инфекция белән йогышланган кешенең эче авырта, эче китә, укшыта. Мондый очракта кичекмәстән табибка күренергә кирәк.

Чыганак: https://vatantat.ru/2022/08/89387/

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X