Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстанның җиде районында бер ел эчендә туучылар саны артты

Узган ел республиканың 506 гаиләсендә игезәкләр, ә алты гаиләдә өч игезәк бала дөньяга килгән.

2019 елда Татарстанда 43 мең 180 бала туган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина ведомствоның йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.

«2019 елда Татарстанда 131,5 мең гражданлык хәле актлары теркәлде. Бала тууны теркәү актлары саны республиканың җиде районында арткан. Яңа туган балаларның гомуми саныннан 22,1 мең малай (51,2 процент) һәм 21 мең кыз (48,8 процент) теркәлгән. Республиканың 506 гаиләсендә — игезәкләр, ә алты гаиләдә өч игезәк туды», - дип хәбәр итте ул.

 

Спикер мәгълүматларына караганда, халык санын тотрыкландыруда, аның киләчәк үсеше өчен перспективаларны формалаштыруда мөһим фактор - гаиләләрдә икенче һәм аннан соңгы балалар туу. 2019 ел нәтиҗәләре буенча мондый балалар республикада туучыларның гомуми саныннан 60 проценттан артык тәшкил итте.

Фото: архив/Султан Исхаков

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев