Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
В республике

Татарстанның күренекле археологы Фаяз Хуҗин вафат

Татарстанның күренекле археологы һәм тарихчысы, тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин вафат булды. Бу хәбәрне А.Х. Халиков исемендәге Археология институты җиткерде, дип яза Татар-информ.

Фаяз Хуҗин күп еллар буе Идел буе Болгар дәүләте, Алтын Урда, Казан ханлыгы тарихын, шулай ук Татарстандагы борынгы шәһәрләрне һәм археологик истәлекләрне өйрәнде. Аның хезмәтләре халкыбызның тарихын яхшырак белергә ярдәм итте. Галим фәнни эшчәнлек белән генә чикләнмичә, тарихи-мәдәни мирасның әһәмиятен кешеләргә аңлатуга да зур көч куйды.

Хезмәттәшләре, укучылары һәм аны белгән кешеләр Фаяз Хуҗинны үз эшен яраткан, белемле һәм киң күңелле кеше буларак искә ала.

Туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Фото: А.Х.Халиков исемендәге Археология институты

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев