Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

«Татмедиа» «Авангард» газетасының элеккеге мөхәррире вафаты сәбәпле кайгы уртаклаша

Людмила Путятинская 20 елдан артык гомерен журналистикага багышлады, 11 ел Тәтеш район газетасын җитәкләде.

«Татмедиа» АҖ җитәкчелеге һәм коллективы журналист, «Авангард» газетасының элеккеге баш мөхәррире Людмила Путятинская вафат булу сәбәпле, аның туганнары һәм якыннарының зур кайгысын уртаклаша.

«Бүген 66 яшендә каты авырудан соң Людмила Путятинскаяның йөрәге тибүдән туктады. Ул 20 елдан артык гомерен журналистикага багышлады, 11 ел Тәтеш район газетасын җитәкләде. Зур тәҗрибәсе белән ул һәрвакытта да редакция хезмәткәрләре өчен үрнәк булды һәм алар арасында абруй казанды», — диелә кайгынамәдә.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев