Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

«Татмедиа» газета-журналларын ваклап сату күләме 46 процентка арткан

2020 елның гыйнвар-апрель айларында компания тарафыннан 175 мең данә газета-журнал сатылган, шуларның 16,7 мең данәсе республика газета һәм журналлары.

2020 елның дүрт аенда «Татмедиа» АҖ газета-журналларын ваклап сату күләме 46 процентка арткан. «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков шулай дип белдерде.

«Бездә газета-журналларны өйгә яздырып алу киң таралса да, без басмаларны ваклап сатуга да игътибар юнәлтергә булдык. Яшьләр актуаль яңалыклардан хәбәрдар булырга тели. Һәм аларның мондый мөмкинлеге бар. Бүгенге көндә „Татмедиа“ акционерлык җәмгыятенең газета-журналлары Казандагы киоскларның 90 процентында тәкъдим ителгән. Алар һәр кеше күрерлек итеп урнаштырылган. Теләгән һәркемнең үзен кызыксындырган басманы бик җиңел генә табу һәм сатып алу мөмкинлеге бар», — дип искәртте ул.

Дүрт ай эчендә «Татмедиа» АҖ ваклап саткан басмаларның гомуми тиражы 175 мең данәдән артык тәшкил итә. Шуларның 16,7 мең данәсе республика басмалары. Сату күләмен үстерүгә сәүдә нокталары санын һәм уңайлылыгын арттыру хисабына ирешелгән.

Хәзерге вакытта «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең медиаресурсы 98 район, шәһәр һәм республика газетасын, 14 журналны, 17 телеканалны, 10 радиоканалны, интернет челтәрендәге 80 сайтны һәм «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгын үз эченә ала. Газеталар татар, рус, чуваш һәм удмурт телләрендә нәшер ителә. 2020 елның икенче яртыеллыгында газеталарның гомуми тиражы 225 мең данә тәшкил итте.

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/society/09-07-2020/tatmedia-gazeta-zhurnallaryn-vaklap-satu-k-l-me-46-protsentka-artkan-5755431

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев