Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

«Татнефть» ярдәмендә Татарстанга Кытайдан 6 миллион медицина битлеге алып кайтачаклар

«Татнефть» компаниясе үз предприятиеләрендә медицина хезмәткәрләре һәм ашыгыч хезмәтләрдә эшләүчеләр өчен саклагыч битлекләр, костюмнар һәм комбинезоннар эшләп чыгаруны җайга салды инде.

«Татнефть» компаниясе медицина битлекләренең зур партиясен һәм аларны җитештерә торган җиһазлар китерү өчен дөньяда иң зур Ан-124 «Руслан» транспорт самолетын арендалады. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына нефть компаниясенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«10 апрельдә Казан аэропортына махсус очкыч төшеп утырачак. Ул республикага Кытайның Хайнань шәһәреннән 6 миллион медицина битлеге, шулай ук аларны тегү өчен җитештерү линияләре, тукымадан һәм тукылмаган материалдан әзерләнгән саклагыч эшләнмәләр китерәчәк», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

 

«Татнефть» компаниясе үз предприятиеләрендә медицина хезмәткәрләре һәм ашыгыч хезмәтләрдә эшләүчеләр өчен саклагыч битлекләр, костюмнар һәм комбинезоннар эшләп чыгаруны җайга салды инде. Моннан тыш, компания кыска гына вакыт эчендә «ТАНЕКО» нефть эшкәртү комплексында Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы таләпләренә җавап бирә торган антисептиклар җитештерә башлады. Аларның бер өлеше, рөхсәт документлары алынганнан соң, республика медицина учреждениеләре, социаль һәм ашыгыч хезмәтләргә тапшырылачак.

«Татнефть» шулай ук үзенең заправкаларында Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы ашыгыч ярдәм машиналарын бушлай ягулык белән тәэмин итә башлады. Компания техникасы тәүлек әйләнәсе урамнарны җыештыра һәм эшкәртә. «Татнефть» волонтерлары республикада яшәүче өлкәннәргә социаль, психологик һ.б. төрле ярдәм күрсәтә.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X