Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Урманнарга керү тыела

Урман хуҗалыгы министрлыгы урманнарга якын урыннарда коры үләннәрнең яна башлавының 407 очрагын теркәгән. Ялкын гомум исәптә 8,6 гектар мәйданны колачлаган. Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тулаем яшел зоналарда янгын тарала башлауның 800 очрагын ачыклаган һәм сүндерү чарасы күргән.

Быелгы җәйдә, шөкер, республикадагы урманнар яну очрагы теркәлмәде әле. 
– Ләкин, тынычланырга ярамый, урман янгыннары чыгу куркынычы октябрь аена кадәр саклана. Узган ел, хәтта, 25 октябрьдә дә урман яна башлау очрагы теркәлде, ут тиз арада сүндерелде. Инде август ае җитсә дә, һава эссе, шунлыктан, янгын башлану куркынычы зур, – дип кисәтте Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров.
 
Шомлы саннар
Урман хуҗалыгы министрлыгы урманнарга якын урыннарда коры үләннәрнең яна башлавының 407 очрагын теркәгән. Ялкын гомум исәптә 8,6 гектар мәйданны колачлаган. Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тулаем яшел зоналарда янгын тарала башлауның 800 очрагын ачыклаган һәм сүндерү чарасы күргән.
 

Ышанычлы саннар
Урманнарга капкан утны сүндерү өчен Урман хуҗалыгы министрлыгында, юридик затларның чыганакларын да исәпләп, 1794 кеше һәм 588 берәмлек махсуслаштырылган техника әзерлектә тора. Моннан тыш Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан тагын 1002 кеше һәм 368 берәмлек махсуслаштырылган техника җәлеп ителәчәк.

 Урман эчләрендә... лагерь

– Татарстан табигате, урманнар – уртак байлыгыбыз. Без яшел зоналардагы янгыннарны сүдерүдә катнашабыз, ә урманчылар торак җирлекләрдәге йортларны һәм биналарны уттан саклап калуда ярдәмгә килә. Бердәм булып эшлибез. Татарстанда 116 авыл урманнарга терәлеп урнашкан, шулай ук  балаларның 84 сәламәтләндерү лагеры да урманнар эченә төзелгән. Янгын башланса, аларга турыдан-туры куркыныч яный, шунлыктан әлеге җирлекләрдә янгын куркынычсызлыгы мәсьәләсенә нык игътибар бирелә, – диде Татарстан буенча гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/urmannarga-ker-tyela

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X