Владимир Путин Владислав Сурковны Президент ярдәмчесе вазифасыннан азат итте
Сурков дәүләт башлыгы ярдәмчесе вазифасын 2013 елның 20 сентябреннән башкара.
Бүген Россия Президенты Владимир Путин Владислав Сурковны РФ Президенты ярдәмчесе вазифасыннан азат итте. Тиешле указ Кремль сайтында урнаштырылган.
«Сурков Владислав Юрьевичны Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе вазифасыннан азат итәргә», — диелә документта.
Сурков дәүләт башлыгы ярдәмчесе вазифасын 2013 елның 20 сентябреннән башкара.
Фото: twitter
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев