Хәрби хезмәт яшен үзгәртү турында закон кабул ителгәннән соң армиягә хәрби җыеннарга 30 яшьтән өлкәнрәк һәм запаста булган россиялеләрне җибәрәчәкләр. Бу хакта Россия Дәүләт Думасының оборона комитеты әгъзасы генерал-лейтенант Виктор Соболев белдерде, дип хәбәр итә Ura.ru порталы.
Аның сүзләренчә, мондый кешеләрне «хәрби-учет белгечлеге алу өчен» хәрби җыеннарга җәлеп итәчәкләр.
— Моның өчен күп нәрсә эшләргә кирәк, шул исәптән бездә өйрәтелгән мобилизацион резерв булырга тиеш… Запас яки резервта булганнар, ләкин бернинди хәрби белгечлеге булмаганнары өчен хәрби җыемнар үткәрәчәкләр, — диде Соболев.
Чыганак: https://vatantat.ru/2023/01/102127/
Фото: интернеттан
Нет комментариев