Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Хәзер үзегезгә кирәкле машина йөртүчене Дәүләт хезмәтләре порталы аша да табып була

Берәрсенең машинасы сезгә комачаулыймы? Әллә инде узып барышлый фәлән машина тәрәзәсенең ачык калганын күрдегезме? Хәзер үзегезгә кирәкле машина йөртүчене Дәүләт хезмәтләре порталы аша да табып була.

Дәүләт хезмәтләре порталында шундый яңа мөмкинлек булдыру тәкъдиме беренче тапкыр узган елның ноябрендә ишетелде. Проект авторлары, яңа мөмкинлек гамәлгә кергәч, ЮХИДИ хезмәткәрләре белән эвакуация хезмәтенең эше азмы-күпме кимеячәк, дип ышандырды. Бүген инде бу мөмкинлекне көндәлек тормышта кулланып була. Моның өчен, Дәүләт хезмәтләре порталына кереп, «Хезмәтләр» бүлеген ачарга һәм «Транспорт» дигән төймәгә басарга кирәк. Анда «Транспорт хуҗасына проблема турында хәбәр итәргә» дигән язу чыгачак. Портал сезгә нәрсә комачау иткәнен сораячак. Әзер җавапны сайлап алып, машина номерын гына җибәрәсе кала. Әлеге хәбәр машина йөртүченең Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси битенә киләчәк. Сүз уңаеннан, хәзер ЮХИДИ инспекторына борчыган соравыңны «ВКонтакте» челтәре аша да бирергә мөмкин. Моның өчен «VK Звонки» сервисы ярдәмгә килә. Онлайн аралашу вакытында инспектордан штрафларың бармы, юкмы, административ хокук бозу турындагы карарга шикаять белдерү һ.б. сорауларыңа җавап табарга мөмкин. Сүз уңаеннан, хәзер юл кырыенда торган камералар яктырткыч фаралары сүнгән килеш хәрәкәт иткән машиналарны да «күрә». Республикада мондый камералар әле гыйнвар ахырында гына пәйда булса да, алар шул рәвешле кагыйдә бозган 200 машина йөртүчене ачыкларга өлгергән инде. «Фаралары сүнгән килеш хәрәкәт иткән машинаны йөртүчеләр административ җаваплылыкка тартылачак», – дип кисәтәләр Дәүләт автоинспекциясендә. Мондый камералар, барыннан да бигрәк, каршы як полосага чыгу аркасында килеп чыккан аварияләр аеруча күп теркәлгән урыннарда эшләячәк.

Чыганак: https://vatantat.ru/2025/02/162081/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев