Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Ял көннәрендә урыны белән яңгыр һәм яшен булуы көтелә

Көндез һава температурасы 21 июльдә +25-27, 22 июльдә +24-29 градус җылы булачак.

Киләсе тәүлектә Казанда алмашынучан болытлы һава саклана. Бераз яңгыр явачак, урыны белән яшен булуы ихтимал. Бүген төнлә кайбер районнарда томан көтелә. Бу хакта Р Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Төньяк-көнчыгыштан уртача, урыны белән көчле 16 м/с тизлек белән, яшен вакытында 20 м/с тизлек белән исә торган җил көтелә. 21 июльдә көндез һава температурасы +25-27 градус булуы көтелә.

 

Якшәмбегә каршы төндә һәм көндез 22 июльдә Татарстанда урыны белән бераз яңгыр явачак, яшен булуы ихтимал. Көнчыгыштан уртача тизлектә, урыны белән 16 м/с, яшен вакытында 20 м/с кадәр тизлек белән җил исәчәк. 21 июльдән 22 июльгә каршы төндә һаваның минималь температурасы +14-19 градус тәшкил итәчәк, көндез максималь температура - +24-29 градус.

Фото: архив tatar-inform

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев