Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Яшәү озынлыгы 130 –180 яшькә җитәргә мөмкин

Канададагы Монреаль университеты белгечләре кеше гомеренең озынлыгына кагылышлы тикшерү уздырган. Аның нәтиҗәләре буенча XXI гасыр ахырына кешеләр – 130, ә иң күп дигәндә, 180 яшькә җитәргә мөмкин дип фаразлана.

100 елда ук яшәү озынлыгына бәйле рекод куелачак. Бу – 122 яшь. 1997 елда вафат булган француз Жанна Кальман мондый рекордны куйган булган инде. Бүген дөньяда 110 яшьтән өлкән булган 12 кеше яши.

Узган ел Өлкәннәр көне уңаеннан китерелгән мәгълүматларга караганда, республикада 100 яшь һәм аннан узучы әби–бабайлар саны 187 булган. 2030 елга Татарстанда өлкәннәр саны 18 процентка артачак дип фаразлана.

Сүз уңаеннан, Америка галимнәре йөрәк–кан тамырлары, яман шеш авыруларын киметү өчен айга 3 кап шоколод ашарга киңәш итә.

Чыганак: https://vatantat.ru/

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев