Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

ЮХИДИ тизлекне арттырган өчен штрафны алты тапкыр арттырырга тәкъдим итте

Тизлекне системалы рәвештә бозган машина йөртүчеләрне 20 көн дәвамында штраф түләү өчен каралган 50 процентлы ташламадан мәхрүм итү тәкъдим ителә.

Россиядә рөхсәт ителгән тизлекне 20дән 40 километрга кадәр арттырган өчен штрафны берьюлы алты тапкыр арттырырга мөмкиннәр. Шул рәвешле хәзерге 500 сум урынына санкция өч мең сум тәшкил итәчәк. Бу турыда ТАСС хәбәр итә.

Дәүләт Думасында юл хәрәкәте иминлегенә багышланган Җәмәгать тыңлауларында шундый тәкъдим белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе башлыгы урынбасары Олег Понарьин чыгыш ясады. Шул рәвешле хокук сакчылары юл-транспорт һәлакәтләренең артуын туктатырга тели.

Тизлек режимын җитди бозган өчен штрафларны арттыру турында әлегә хәбәр ителми. Искәртеп узабыз, хәзер тизлекне сәгатенә 40тан 60 километрга кадәр арттырган өчен 1-1,5 мең сум штраф салына.

 

Машина йөртүче тизлекне сәгатенә 60-80 километрга арттырса, 2-2,5 мең түләячәк яки дүрт айдан алты айга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм калырга мөмкин. Хокук бозучылар өчен биш мең сумлык санкция яки ярты елга хокуктан мәхрүм итү каралган.

Шулай ук ЮХИДИ тизлекне системалы рәвештә бозган машина йөртүчеләрне 20 көн дәвамында штраф түләү өчен каралган 50 процентлы ташламадан мәхрүм итәргә тәкъдим итә.

Фото: https://pixabay.com | qimono

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев