Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Зәйнәб Фәрхетдинова авырый: «Үзегезне саклагыз!»

Зәйнәб ханым ютәл һәм томау белән интегә икән. Инстаграмда ул үзенең кайбер дәвалану серләре белән уртаклашкан. Авырган вакыттагы сәер бер гадәте турында да әйткән.

«Алла боерса авызымны ерып, матур күлмәгемне киеп, берни булмагандай 20нче гыйнварда узачак «Балалы солянка» да катнашасым бар… Ә әлегә бар да яхшы булыр дип ышанып, дәваланам.

Дуслар, директка күп кенә киңәшләр дә язгансыз, рәхмәт сезгә! Безнең организм химиягә нык ияләшкән, дарусыз булмый шул. Чирләгән вакытта дарудан да кадерлерәк берни юк. Күп нәрсәгә ияләшеп булмый дисәләр дә, ияләшәсең… Аяктан егыласы килмәсә, даруын да кимерәсең!

Үскән чакта иң яхшысы мәтрүшкәле сөтле чәй иде кебек, бик каты авыртмасаң гына. Юкә балының да файдасын күрәм, ләкин аны күп кабырга ярамый, көнгә ике чәй калагы җитә.

Иммунитетны миләш белән күтәрергә киңәш бирәләр монда, файдасын күргәнегез бармы?

Уф, мин бит ерык авыз, яратмыйм авырырга.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/zynb-frkhetdinova-avyryy-zegezne-saklagyz

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев