Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Алоэ

Алоэ кешелек дөньясына бик күптәннән билгеле. Борынгы Вавилон язмаларында алоэ йорт ишекләрен бизәүче үсемлек буларак телгә алына. Бу йола аның магик үзенчәлекләренә бәйләп аңлатыла. Борынгылар исәпләвенчә, ишек өстенә эленгән алоэ өй эчендәгеләргә озын һәм бәхетле гомер теләп тора. Шунысы гаҗәп, ул сусыз да берничә ел яши һәм хәтта чәчәк ата,...

Алоэ кешелек дөньясына бик күптәннән билгеле. Борынгы Вавилон язмаларында алоэ йорт ишекләрен бизәүче үсемлек буларак телгә алына.

Бу йола аның магик үзенчәлекләренә бәйләп аңлатыла. Борынгылар исәпләвенчә, ишек өстенә эленгән алоэ өй эчендәгеләргә озын һәм бәхетле гомер теләп тора. Шунысы гаҗәп, ул сусыз да берничә ел яши һәм хәтта чәчәк ата, диелә язмаларда.
Аккад телендә (борынгы семит телләренең берсе) алоэ «si-bu-ru» дип атала. Гарәп телендәге sabr (сабыр) сүзе дә шуннан килеп чыккан, диләр. Гарәпләр алоэны түземлелек символы дип санаганнар, аның согын «сабур» дип атаганнар.
Алоэ согы хәзерге халык медицинасында да киң кулланыла. Үсемлекнең аскы яфракларын кисәләр, кайнаган су белән юалар, вак кына итеп турыйлар һәм марляга төреп сыгалар. Бу сокны хроник эч кибү, гастрит, юан эчәк ялкынсыну, дизентерия вакытында кулланалар (көнгә 2-3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, берәр чәй калагы эчәргә кирәк. Дәвалану курсы - 1-2 ай).
Янган урыннарга, үлекле, эренле яраларга сок белән бәйләм (примочка) кую тиренең тизрәк төзәлүенә китерә.
Үпкә туберкулезы, бронхит булганда бал кушылган сок файдалы санала.
Ашкайнатуны яхшырту, аппетитны ачу, авырудан соң талчыккан организмны ныгыту максатыннан түбәндәгечә әзерләнгән катнашманы эчәргә мөмкин: 150 г сок, 250 г бал һәм 350 г «Кагор» шәрабын бергә кушып, 4-5 көн төнәтергә һәм ашарга ярты сәгать кала, көнгә 3 тапкыр берәр аш кашыгы эчәргә.
Эч кибү булганда исә: 150 г алоэны вакларга, 350 г кайнар (ләкин кайнау дәрәҗәсенә үк җитмәгән) бал кушарга. Бер тәүлек төнәткәннән соң, иртән, ашарга 1 сәгать кала, 5-10 г кабул итәргә.

Чыганак: Мәйдан журналы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев