Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Ана Даны медален алу өчен нинди документлар кирәк? Лидия Низамова белән әниләр турында әңгәмә

29 ноябрь әниләр көне буларак билгеләп үтелде. Бу көн үзенә барын да сыйдырган. Әниләргә булган хөрмәт, мәхәббәт, ярату бер генә көндә чагылырга тиеш түгел билгеле. Әмма бәйрәм көннәр тормышыбызга үзгә бер ямь өсти, тагы да матурландырып җибәрә күк. Теләче районы "Родник" халыкка социаль комплекслы хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга...

29 ноябрь әниләр көне буларак билгеләп үтелде. Бу көн үзенә барын да сыйдырган. Әниләргә булган хөрмәт, мәхәббәт, ярату бер генә көндә чагылырга тиеш түгел билгеле. Әмма бәйрәм көннәр тормышыбызга үзгә бер ямь өсти, тагы да матурландырып җибәрә күк. Теләче районы "Родник" халыкка социаль комплекслы хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе җитәкчесе Низамова Лидия Мөкәтдис кызы белән әңгәмәбез дә әниләр турында...

- Әни сүзе аңлатмага мохтаҗ түгел. Без хатыныбызны матур һәм акыллы булганы, иребезне терәк булганы өчен, дусларны уртак кызыксынуларыбыз буенча сайлап алабыз. Ничек кенә яратсак та, безгә алардагы ниндидер сыйфатлар мөһим бит. Бары әниләр яратуы гына ихлас, бары алар гына берни таләп итмичә ярата белә. Әниләргә булган игътибарны ассызыклап, аерым бер көн билгеләү бик урынлы.
- Районда күп балалы әниләр саны күпме?
- Күп балалы әниләр саны районда - 162. Күпләр замана авырлыгына зарланып утырган вакытта күп баланың шат тавышы яңгырап торган гаиләләр дә хөрмәт хисе уята. Алай гына да түгел, алар дәүләтебез һәм җитәкчелек тарафыннан һәртөрле ярдәмгә лаек.
- Әнә шундый әниләр белән беррәттән, са-быйларының бәхетен "яшел еланга", тәртип-сез тормыш рәвешенә алыштыручылар да юк түгел... Сез әлеге әниләр белән элемтәдә торасызмы?
- Кызганыч, хакыйкатьне танымый булмый. Үз баласы каршында җаваплылык хисе тоймыйча, тәртипсез тормышны сайлаучы әниләр саны да байтак. Мондый гаиләләрне күз уңыннан җибәрмибез, даими рәвештә өйләренә барабыз. Аңлату эшләре, эшкә урнашырга ярдәм итү һәм башка эшләр башкарыла.
Безнең бүлекчәдә эшләп килүче социаль кибетнең буш торганы юк. Сөйләшү вакытында әниләр дөрес сукмактан тайпылуның төрле сәбәпләрен атый. Тик минем әле бер генә аклауга лаек сәбәп тә ишеткәнем юк. Ә юынмаган, өс-башы каралмаган, җылы ризыктан мәхрүм, ә иң аянычы - назлау-иркәләүдән мәх-рүм нарасыйларны күреп үзәк өзелә. Сугыш вакытында, ачлык елларында да түзгән бит аналар. Итәк тулы бала белән тол калучылар ил тулы булган. Берсе дә шешәгә үрелмәгән, җылы кочак эзләп баласын ятим итмәгән. Шуларны уйлыйбыз да, бүгенге заманның тәртипсез әниләрен акларлык сәбәпләр таба алмыйбыз. Җәмгыять каршындагы әхлакый кануннар бер нәрсә, балаңның самими күзенә туры карый алырдай ана бул син! Балалар язмышына битараф булмаган, аларга куркыныч янаган яисә ярдәмгә мохтаҗ минутларында уяулык күрсәтеп, безнең оешмага хәбәр җиткерүче кешеләргә дә рәхмәтләрне җиткерәбез. Берлектә көч диләр. Бер генә әни туры юлга басуын күрсәк тә, эшебезнең нәтиҗәсе бар бит дип сөенәбез.
- Аналык хокукыннан мәхрүм ителеп, кире үз хокукларын кайтаручылар, тормышын яхшы якка үзгәртүче әниләр бармы?
- Аяныч, андыйлар юк шул.
- Ана даны медале турында да аңлатып кит-сәгез иде. Быел әлеге бүләккә лаек булучылар бармы районда?
- Быел ана даны медаленә дәгъва белдерүчеләр юк. Ана даны медале биш һәм аннан да күбрәк бала тапкан яки тәрбиягә алган аналарга бирелә. Әлбәттә, әниләрнең балаларны гадел, намуслы, җәмгыятькә файдалы, сәламәт кешеләр итеп тәрбияләве исәпкә алына. Ана даны медале алу өчен түбәндәге документларны җыярга кирәк:
- күп балалы ананың таныклык күчермәсе;
- балаларның туу турында таныклыкның расланган күчермәсе;
- уллыкка (кызлыкка) алганда - уллыкка (кызлыкка) алу турында таныклыкның расланган күчермәсе;
- йорт кенәгәсеннән өземтә яисә күп балалы ананың гаилә составы турында мәгълүматы булган, җирле үзидарә органнары биргән башка документлар;
- йорт кенәгәсеннән өземтә яисә аналарыннан читтә яшәүче балалар өчен - аларның уку, эш урыннарыннан белешмә һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан бирелүче, аларның гаиләләре составы турында мәгълүматы булган башка документлар;
- күп балалы ананың һәм аның балаларының фамилиясен, исемен, атасының исемен алыштыру фактын раслаучы документлар (әгәр андый фактлар булса);
- хәрби хезмәттә булган балаларга - хәрби частьлардан яисә хәрби комиссариатлардан белешмә;
- "Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре турында" Татарстан Республикасы Законының 11 статьясындагы 4 өлешнең 2 пунктында күрсәтелгән балаларның үлеме, хәбәрсез югалуы турындагы хәлләрен раслаучы документлар;
- баланың үлеме очрагында - үлү турында таныклыкның күчермәсе;
- гаиләгә һәм күп балалы анага характеристика;
- балаларның уку, эш урыныннан белешмә;
- мәгариф, сәламәтлек саклау идарәләре, эчке эшләр территориаль органнары һәм Татарстан Республикасының тиешле муниципаль районында төзелүче балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссияләрнең күп балалы аналарның үз балаларын тәрбияләүгә мөнәсәбәте турында мәгълүматы булган бәяләмә;
- ананың һәм аның гаилә әгъзаларының социаль активлыгын раслаучы документлар, гаилә турында массакүләм чараларында басылган мәкаләләр;
- күп балалы ананың ике фотографиясе (3х4, почмаксыз);
- күп балалы ананың яшәү урыны буенча Татарстан Республикасы муниципаль районы башлыгы бәяләмәсе;
- Татарстан Республика-сының Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы бәяләмәсе.
- Әниләргә теләкләрегез?
- Әни кешенең иң зур теләге - баласын бәхетле күрү. Ә мин хөрмәтле әниләргә бәхетле генә түгел, ә игелекле һәм тәүфыйклы балалар үстерүләрен теләр идем. Гомер буе балалардан рәхмәт сүзләре ишетеп, кадерле һәм кирәкле кеше булып яшәргә насыйп итсен.
Әңгәмәдәш - Лилия Кыямова.
фото: http://pozdnyakova.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Газетада басылганнар