Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Аяз көнне яшен сукты: Мин китәм. Анда… минем малай туган

Кичке уенны карарга Фәйрүзә әбисеннән качып чыкты. Сораса да җибәрмәс иде ул аны. Болынга, төнге тынлыкны бозып, гармун моңнары таралды. Хәзер парлап әйләнә башларлар, ул да андадыр дип, чыр-чу килгән яшьләрне күзәтте кыз. Уйлары болында булса, күзләре йолдызларны барлый иде. Менә бер йолдызы атылырга да өлгерде инде…

– Йолдызлар саныйсыңмы? – дип эндәшкән сүзләргә сискәнеп китте хыялый кыз.

– Юк, чикерткә сайраганын тыңлыйм, – диде ул. Туйдырды бәйләнчек егетләр аны. Сиңа барыбер түгелмени, дип тә өстәргә җыенган иде. «Бу ул бит, түбән очның чибәр егете», дигән уй үтеп китте Фәйрүзәнең башыннан. Исемен дә белә ул аның, бер елдан бирле кызның яшерен уйларының сәбәпчесе дә, җавапсыз мәхәббәте дә иде Харис.

– Син Миңнури әбинең оныгы түгелме соң?

– Әйе, мин. Ә әбиемне кайдан беләсез? – дип тә сораган иде кыз…

Шушы төнге очрашудан соң, биш ел гомер үтеп тә киткән икән ләбаса. Менә бүген бозауларга тиеш сыерын карарга чыккач, нигә кинәт искә төште соң әле бу беренче сөйләшүләре? Һаман да шул йолдызлар сәбәпче иде моңа. Сыерының исән-сау котылу шатлыгыннан, хайванга коры печән төшерим дип, түбә башына менгән иде ул. Кичә төне буе буран котырды, абзар башының бер шиферын җил каерып алган. Шушы ачылган җирдән печәнлеккә яхшы гына кар тутырган. Ихтыярсыздан Фәйрүзә ачык тишектән күк гөмбәзенә карады. Кыш көне йолдызлар күзәткәне юк аның. Бармы соң алар? Берәр йолдыз атыла калса, теләгемне әйтеп өлгерер идем…Беренчесе тормышка ашты – Хариска кияүгә чыкты кыз. Икенче теләге генә йолдызларга әйтелми калды.

Шулай күккә караган килеш күпме утырыр иде әле ул. Аста сыерының мөгрәгән тавышы айнытып җибәрде аны. Ул печәнне ялангач куллары белән кар тимәгән төштәнрәк каера башлады. Харис ясаган сәнәге дә шунда гына бит, югыйсә… «Беркайчан да хыялланмаска, дип сүз биргән иде бит ул үзенә. Йолдызлары да, сәнәге дә, үзе дә кирәк түгел, сатлыкҗан… сатлыкҗан!» – дип күңеле тилерде. Печәнне уңга да, сулга да бәрә башлады. Хәрәкәтләре ничек тиз башланса, шулай бик тиз генә тукталып та калды… Печән арасыннан җир җиләге күренеп китте. Фәйрүзә җиләкне кулларына тоткан килеш печән өстенә чүгәләде. Озак утырды ул адашкан җәй илчесенә карап. Нәрсәсе белән шулай җәлеп итте соң аның күңелен бу кипкән җиләк?! Әйе, көчле иде шул аның Харисы: тамырыннан ук өзеп алган бит чалгысы. Корыган, мескенкәем. Кеше гомере сыман чикләнгән шул бәхетнең дә, җәйләрнең дә, яшьлекнең дә вакыты. Барысы да санаулы… Җәй беткәнче өлгереп җитәргә ашыккансың, җиләгем минем. Ашыккансың, ашыккансың, дип кабатлады кыз. Җиләкләнеп тә бетмәгән, әз генә кызара башлаган, тик тулышып җимешен бирә алмаган, өзелгән. Соң булса да яшәргә хаклы иде бит ул. Фәйрүзәнең тумый калган баласы төсле.

И-и, нинди өметләр баглаганнар иде алар Харис белән туасы балага. Киләчәккә нинди генә планнар кормадылар, хыял тулы йокысыз төннәр үткәрделәр. Бала бишеге турында сөйләшүләр, ул киемнәр, ул кушасы исемнәр бихисап булды. Исемнәрне дә Харис сайлады. Никтер ул гел малай исемнәрен атады. Ә Фәйрүзә ризалашып: «Әйе, бик матур исем», диюдән узмады. Харис Фәйрүзәгә ошаган исемне сорамады, ә бәхетле хатын моңа әз генә дә үпкәләмәде. Әллә ире белән беррәттән авыр эшләү, әллә берничә көн температурасы күтәрелеп йөрү ярамады… Фәйрүзәнең баласы төште. Күпме врачларга күренде, дарулар да эчелде, тик берсе дә файда гына бирмәде. Харисы бүтән бала турында сүз кузгатмаса да, Фәйрүзә өметен өзмәде. Иреннән качып карчыкларга да, им-том итүчеләргә дә баргалады.

Әллә нәрсәне хәтерләтте бу җиләк…Әллә нәрсәгә охшаган?.. Фәйрүзә җиләкне иреннәренә тидерде. Болын исе, җиләкле җәй исе, бәхет исе борынына килеп бәрелде. Хатынның башлары әйләнеп китте. Беравык күзләрен йомып торды. Харис тәме, Харис исләре килә иде җиләктән. Кайда соң аның Харисы? Ник аның белән түгел? Хариска нык ышанды, минем дә таянычым булды, дип шатланмаган көне юк иде бит аның… Ул чактагы вакыйгаларны беркайчан да искә төшермәм дигән иде бит. Бернәрсә уйламыйча гына яшәргә гадәтләнгән, күнгән дә иде инде…

Җәй буе печән әзерләделәр. Сыерлары да буаз булгач, туасы бозауга тәмле хуш исле үләннәрне сайлап чаптылар. Август урталарында чишмә буендагы җиләкле аланлыкка киттеләр. Әнисенең чишмәсе янына…Әнисе исән чагында керләр чайкарга төшкәндә, Фәйрүзәне дә ияртми калмый иде. Әнисе үлгәннән соң чишмә Фәйрүзәнең бердәнбер сердәше дә, дусты да булып калды. Урамдагы дус кызларыннан читләшеп, күбрәк чишмә белән сөйләште, аңлашты ул. Харисны очратканчы… Көлешә-көлешә печән чаптылар ул көнне.Черкиләр дә туйганчы ашады үзләрен.Аннан чишмәгә су алырга килделәр.Тешләрне камаштырырлык салкын су белән юынды Харис. Фәйрүзә битләрен, муеннарын чылатты. Чишмәнең агып чыккан җирендә, вак ташларга басып, яланаяк озак йөрде.

– Кызый, салкын тидерәсең, чык, – диде Харисы. Ошый да инде Фәйрүзәгә шулай иренең кайгыртуы…Аннан ул хатынын кочып күтәреп алды да, яшел чирәмгә салып, шашып үбәргә тотынды. Яратмаслык түгел бит Харисының сөйгәне. Чәчрәп торган чибәр булмаса да, сипкелле битле, яшел күзле, куе янып торган җирән чәчле сөйкемле генә хатын иде ул. Бу аларның соңгы бәхетле көннәре булды.

Кич белән чабылган печәнне таратып ятканда, хат ташучы Гөлсинә апа Харисны бер читкә дәшеп алды да телеграмма тоттырды. Харис укый башлагач ук, йөрәге ярсып тибә башлады хатынның… Харис бер кәгазьгә, бер Фәйрүзәгә карады. Нәрсәдер булган, ахры. Нидер бар Харисның шомлы зәңгәр күзләрендә.Күзләр тагын кәгазьдә, тагын Фәйрүзәдә… Аның сизгер күңеле хәтәр нәрсәләрне балачактан ук сизенә иде.Нәрсәдер булачак…

– Фәйрүзә, …мин китәм. Анда… минем малай туган.

Аяз көнне яшен сукты.

Китте Харис. Бала табарга сәләтсез хатын белән яшисе килмәгәндер шул. Бу юлы бөтенләйгә үк китте.Нәкъ бер ел элек бер төркем механизаторлар белән аның Харисын МТСка тракторлар ремонтларга җибәрделәр. «Ирләрегезне ышанычлы кулларга тапшырдык, квартираларга урнаштырдык», – дип бригадир Гайсә абзый кайтып әйткән иде. Бер айга сузылды ремонтлары… Бигрәкләр дә сагынган иде ул вакытта җанкисәген Фәйрүзә. Аның тәне генә түгел, җаны да өшеде ялгызлыктан. Җылыныр өчен иренең шакмаклы күлмәген өйдә киеп йөрергә гадәтләнде. Бу юлы кайтмаска дип китте. Абзар капкасына сөялеп калган хатынына борылып та карамады. Иргә бала кирәк шул. Ир бала да булгач… Үз эченә йомылып, беркем белән сөйләшмәс булды хатын. Йөрәге таш булып катты.

Ул тагын чишмәсенә барып егылды. Алар тагын икәү көттеләр, өметләнделәр. «Мин сине беркайчан ташламам», – дип вәгъдәләр биргән иде бит Харисы. Шигъри җанлы күңеле моңланды, сөйгәненә багышлап җырлар чыгарды. Чишмә буйлары боз белән капланганчы, җиләкле аланда Фәйрүзәнең җыры ишетелеп торды.

Йокламый төннәрдә саныймын көннәрне,

Вәгъдәләр яшәтә кешене.

Кайтыр дип көзләрдә көтәм мин язларда,

Яуса да яңгырлар яшенле.

Чишмәләрем кипкән, карлыгач та киткән,

Талларым башларын игәннәр.

Кояшым сүнгәндә өшегән күңелне

Кочарга җилләрем килгәннәр.

Үпкәм юк талларга, шауласын таңнарда,

Хәтерләп чишмәләр агышын.

Кайтырмы ярларга карлыгач язларда

Тыңларга йөрәкләр сагышын?

Вәгъдәңне биргәндә үтәргә кирәген

Аңларга җитмәде көчләрең.

Кан сауган йөрәкнең юарга ярасын

Чишмәгә төшәмен кичләрен.

Сөюләр газаплы булса да, гашыйклар

Мәхәббәт серләрен чишмиләр.

Өметсез җаннарның әрнүле язмышын,

Ялгышын бүлешә чишмәләр.

…Туйганчы, тамаклары карлыкканчы, такмаклый-такмаклый елады да, җырлады да ул. Харис киткәннән бирле беренче тапкыр елады. Елар яшьләре беткәч, үзенең һаман түшәмлектә икәнен аңлады, сыеры исенә төште. Печәннәрен күтәреп баскычтан төшеп барганда, эчендә нәрсәдер кузгалып куйды. Бераздан бу хәл тагын кабатланды. Хатынның тәненә кайнар дулкын йөгерде. Сыерының бозавын ялаганын озак карап торды ул. Кызыл төстәге теше бозау китергән икән сыеры, күрми дә тора. …Үзалдына елмаеп куйды да кычкырып көлеп җибәрде. Кинәт күк капусы ачылган сыман булып китте аңа. Кипкән иреннәре дерелдәп, «балам, җиләгем» дип пышылдады…

Фәйрүзә абзар ишеген ачып җибәргәч, декабрьнең салкын җиле аның бит очларын чеметеп алды. Хатынның җылы сулышыннан күтәрелгән ак томан һавада эреп юкка чыгып барды. Күк йөзе аяз, бер генә болыт әсәре дә күренмәде. Бик биектә күзләрен кысып җемелдәшкән йолдызлар гына җирдәге хәлләрне күзәтәләр, серле генә елмаялар иде.

Алсирә МӨХӘММӘТҖАНОВА, Мәйдан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев