Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Бүген Бөтендөнья Радио көне

Бу көнне беренче тапкыр 2012 елда билгеләп узалар, ә ЮНЕСКО тарафыннан аны үткәрү турында карар 2011 елда кабул ителә. 1946 елның 13 февралендә беренче тапкыр Берләшкән милләтләр оешмасының штаб-фатирында урнашкан «БМО радиосы» эфирга чыга. Бәйрәмне оештыручылар фикеренчә, әлеге көн радиога нинди дә булса катнашы булган кешеләр арасындагы хезмәттәшлекне ныгыгыту максатын......

Бу көнне беренче тапкыр 2012 елда билгеләп узалар, ә ЮНЕСКО тарафыннан аны үткәрү турында карар 2011 елда кабул ителә. 1946 елның 13 февралендә беренче тапкыр Берләшкән милләтләр оешмасының штаб-фатирында урнашкан «БМО радиосы» эфирга чыга. Бәйрәмне оештыручылар фикеренчә, әлеге көн радиога нинди дә булса катнашы булган кешеләр арасындагы хезмәттәшлекне ныгыгыту максатын...

Бу көнне беренче тапкыр 2012 елда билгеләп узалар, ә ЮНЕСКО тарафыннан аны үткәрү турында карар 2011 елда кабул ителә. 1946 елның 13 февралендә беренче тапкыр Берләшкән милләтләр оешмасының штаб-фатирында урнашкан «БМО радиосы» эфирга чыга.

Бәйрәмне оештыручылар фикеренчә, әлеге көн радиога нинди дә булса катнашы булган кешеләр арасындагы хезмәттәшлекне ныгыгыту максатын күз уңында тота.

Бәйрәм уңаеннан дөньяның күп кенә илләрендә төрле чаралар оештыру каралган.

Ә менә Россиядә Радио көне 7 майда билгеләп үтелә. Чөнки бу көнне 1895 елда физик Александр Попов беренче тапкыр радиоэлемтә сеансын уздыра.

Бүген радиодан башка тормышны күз алдына да китереп булмый. Заманалар үзгәрә, техник мөмкинлекләр арта бара. Элегрәк иң оператив мәгълүмат чарасы дип саналган радионы бүген тизарада мәгълүмат бирү буенча өстенек алган интернет чыганаклар алыштырса да, кеше барыбер радиодан аерылмый. Машинада барганда, эш арасында, ял иткәндә тыңлый, радио аша туганын бәйрәме белән котлый, төрле бәйгеләрдә катнаша, яңа җырлар белән таныша, соңгы яңалыклар ишетә. Бүген радио өлкәсендә эшләүче барлык коллегаларыбызны бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Халыкка якты нур бирүче, мәгънәле, чын татар радиолары күбрәк булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев